Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Утырттым да... оныттым, диярлек булмасын

Узган ялларда күпчелек кеше бакчаларындагы төп эшләрне төгәлләсә дә, орлык, үсентеләр сатып алу мәшәкате белән йөрүчеләр әле дә бар. Андыйларны Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре алданмаска өйрәтте.

Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Фәттерахманов  әйтүен­чә, җиләк-җимеш, яшел­чәләр өчен “калифорния чәчәк трип­сы” дигән корткыч куркыныч булса, бәрәңгене нематода авыруыннан сакларга кирәк.

 
– Әгәр әлеге авыру учас­токка килеп эләксә, уңышка өметләнүдән мәгънә юк. Бәрәңге бүлбесе авырлык җыя башлау белән үк һәлак булачак. Шуңа күрә утыртыр өчен тикшерелгән бәрәңге орлыгын гына сайларга ки­рәк. Зарарланган участокка 2-3 ел дәвамында башка культуралар утырту шарт. Шун­нан соңгы ике елда әлеге авыруга каршы торырга сә­ләтле сортларны гына (мә­сәлән, Алмаз, Пригожий-2, Ро­зара, Латона, Зекура, Санта) чәчәргә киңәш ителә, – диде ул.


Россельхознадзорның Татарстан буенча идарә­се­нең фитосанитар күзәт­челек  бүлеге җитәкчесе Аль­берт Кадыйров әйтүен­чә, соңгы көннәрдә орлык сатучылардан зарланган кеше­ләр саны арткан.


– Бүген безнең идарәгә орлыкны чәчеп тә тишелеп чыкмаган яки башка төрле культура урынына чүп үлән үсүгә бәйле зарлар күп килә. Шуңа күрә белгечләр орлык сату нокталарына даими рейд­лар үткәрәләр. Орлыкны документсыз сатуның 500­ләп очрагы теркәлде. Тәр­тип бозучыларга административ чаралар күрелә. 20 мең сумнан артык штраф салынды, – диде Альберт Кадыйров.


Белгечләр орлык һәм утырту материалларына бәй­ле зарларны Оренбург трак­тының 20а номерлы йортына килеп яки 8 (843) 277-68-29, 8(843)570-20-08 телефоннарына шалтыратып хәбәр итәр­гә мөмкин­леген белдерде.

 


Чәчү өчен орлык сатып алучыга киңәшләр

 
1. Таушалган, тышкы кыяфәте матур булмаган каплардагы орлыкларны сатып алудан тыелырга тырышыгыз.

 
2. Орлык кабында түбәндәге мәгълүматлар булырга тиеш: орлыкны җитештергән оешма, аның адресы, орлыкның авырлыгы (граммнарда, данәдә), партия номеры, куллану вакыты, үлчәп төрүченең номеры.


3. Утыртыла торган орлыкның сыйфаты турындагы барлык мәгълүматлар да таныклыкта яки сатуга рөхсәт кәгазендә булырга тиеш. Анысын исә сатучыдан сорап алырга кирәк.

 

Утырту материалларын ничек дөрес итеп сайларга?


1. Белгечләр үсентеләрне теләсә кайдан, аеруча көньяк төбәкләрдән кайтарылганнарны сатып алудан тыелырга киңәш итә. Бигрәк тә җиләк агачларын сатып алганда сак булырга кирәк. Юл кырыендагы махсус алачыклардан алырга ярамый, чөнки аларның күпчелеге көньяк төбәкләрдән кайтарылган. Әлеге үсентеләр, беренчедән, безнең табигать шартларына яраклашмаган. Икенчедән, сатучылар бер сортны икенче сорт дип сатып җибәрергә дә читенсенми. Өченчедән, әлеге үсентеләр белән карантин авырулары керергә мөмкин.


2. Җиләк-җимеш агачларын махсус питомниклардан сатып алсагыз яхшы. Алар Кама Тамагы (“Заря”), Буа (“Буа”), Лаеш (“Биосфера”, “Парк сервис”), Питрәч (“Плодопитомник”), Яшел Үзән һәм Әлмәт (“Ягодная долина”) районнарында бар.


3. Утырту материалының сыйфаты турында мәгълүмат язылган документларны сорарга онытмагыз. Аларда сортның исеме, категориясе, товар сорты, нинди питомникта үстерелгән булуы, җир өстендә үсә торган өлешенең зурлыгы, тамыр системасы, нинди корткычлардан сакларга кирәклеге һәм башка мәгълүматлар күрсәтелә.

Фото: https://pixabay.com | Goumbik

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X