Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия югары уку йортларында балалар бүлмәләре барлыкка килергә мөмкин

Яңалык яшь әниләргә яңа һөнәр үзләштерергә яки декреттан чыкканнан соң квалификацияне күтәрергә ярдәм итәчәк.

Россия югары уку йортларында һәм көллиятләрендә балалар бүлмәләре барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Министрлыкта мондый карар яшь әниләргә яңа һөнәр үзләштерергә яки декреттан чыкканнан соң квалификацияне күтәрергә ярдәм итәчәк, дип саныйлар. Балалар бүлмәләре ата-аналарга баланы карау өчен нянялар ялламаска мөмкинлек бирәчәк һәм гаилә өчен яхшы ярдәм булачак.

2019-2021 елларга «Халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның план-графигы нигезендә, мондый мөмкинлекләрне эшләү башланды инде. Экспертлар билгеләп үткәнчә, хәзер югары уку йортларында балалар бүлмәләрен оештыру Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан яслеләрне тотуга карата таләпләр аркасында кыенлык тудыра.

Россия Мәгариф министрлыгы мәгълүматларына караганда, хәзер илдә яслеләр белән тәэмин ителеш 84 процент тәшкил итә, йөз процентлы күрсәткечләргә ике ел дәвамында ирешү планлаштырыла.
 

Фото: https://pixabay.com | freestocks-photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев