Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КӨЗ УҢЫШЫН ДА МУЛ ҖЫЯРГА ЯЗСЫН

Язгы кыр эшләрендә “Туган як” җәмгыяте механизаторлары алдынгы урыннарда.

  Биредә 1550 гектарда сабан культуралары  чәчүне 13 майга  төгәлләделәр.  Шул көнне үк  агрегатлар азык-катнашмалары үс­те­реләчәк мәйданнарга   күч­те  һәм  кукуруз утыртуга ке­рештеләр. Без хуҗалыкта булган сәгатьләрдә Мәгъ­сум Фәхретдинов “Бе­ла­­рус”ына тагылган “Gas­paroo” чәчкеченә аш­ла­ма һәм орлык тутыралар   иде.   Шунлыктан  161 гектарлы кырда атказанган механизатор     белән  аралашу  мөмкинлеге  дә  туды. Кукуруз игүдә 40 елга  якын эш тәҗрибәсе булган  игенче икән  ул. “Узган ел салкын булу сәбәпле,  уңышы әллә ни булмаган  иде. Быел җылы яраткан культурага ел уңай  килергә тора. Агротехника таләпләре  үтәлә,  көнен дә бирсә, кукурузның  әйбәт үсәчәгенә өметләнәбез”,– диде Мәгъсум..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Фәнил Мәүлетов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев