Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд дәресләргә корал белән килгән Казан гимназиясе укучысына өй аресты билгеләде

Мәктәп укучысы 2 ай, 13 июльгә кадәр арестта булачак.

Казанның 7нче гимназиясенең унынчы сыйныф укучысы өй арестына җибәрелгән, ул дәрескә пычак һәм пневматик пистолет белән килгән. Ул вакытта сыйныфта, эш материалларыннан күренгәнчә, 26 укучы булган.

Тикшерүче баланы сак астына алу турында үтенеч белән чыгыш ясады, чөнки яшүсмер иректә калып, шаһитларга басым ясарга һәм тикшерү барышына йогынты ясарга мөмкин. Бу үтенечне прокурор да хуплады.

Укучыга әле 18 яшь тулмаганлыктан, суд утырышы ябык режимда узды, журналистларны бары тик карар игълан итүгә генә керттеләр. Укучы фото һәм видеокамералардан йөзен яшерде.

Ике якны тыңлаганнан соң, яшүсмернең нинди дә булса учетта тормауларына нигезләнеп, шаһитларга басым ясый алуы турындагы мәгълүматлар юк, тикшерү үтенечен нигезсез дип таныды. Судья Казанның 7нче гимназиясе укучысын ике айга, 13 июльгә кадәр өй арестына җибәрергә дигән карар кабул итте.

Укучыга медицина учреждениеләренә барудан тыш, яшәү урынын ташлап китү рөхсәт ителми, шулай ук телефон һәм интернеттан файдалану тыела. Моннан тыш, суд карары буенча, егеткә табиб-суицидолог консультация бирә. Аның адвокаты укучы укуын өйдә дәвам итәчәген хәбәр итте.

Татарстан Тикшерү комитеты «законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Фото: https://pixabay.com | Daniel_B_photos

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев