Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гаилә көне белән

Хөрмәтле райондашлар! Ел да 15 майда Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Үз гаиләсендә бәхетле булган кеше генә тормышта бәхеткә ирешә ала.

Мәхәббәт һәм туганнарыбызның, якыннарыбызның бер берләренә ярдәмнәре безгә авырлыкларны да җиңәргә ярдәм итә. Районыбызда ун меңнән артык гаиләнең күбесе пар канатлар булып яши, тормышта, хезмәттә уңышка ирешә. Яшьләр мондый яхшы үрнәкләрне мөмкин кадәр күбрәк күрергә тиеш. Районыбызда гаилә ныклыгын, өлкән буын белән мөнәсәбәтләрне чагылдыручы бәйрәмнәр күркәм традициягә әйләнде. Социаль яклау  чаралары  да  уңышлы гына гамәлгә ашырыла.

 Хөрмәтле райондашлар! Барыгызга да ныклы һәм имин гаилә тормышы, ышаныч, үзара ихтирам телибез. Күзләрегездә бәхет нуры балкысын, күңелләрегез күтәренке, тыныч булсын. Өйләрегездә сезне эчкерсезлек һәм якыннарыгызның ягымлы карашы каршы алсын.

 Саба  муниципаль районы  Советы  һәм  башкарма  комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев