Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Өч бала күз алдында әтисе, әнисе һәм үсмер улларын дулкын диңгезгә алып киткән

Франциядә өч кешелек гаиләне дулкын диңгезгә алып киткән. Әтисе, әнисе һәм 12 яшьлек малай һәлак булган. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Плогофф шәһәре янында көчле дулкын алып киткән 50 яшьлек әти кешенең, 33 яшьлек әни кешенең һәм аларның улының мәетен коткаручылар судан алып чыккан. Бу турыда Le Figaro язган.

Әти-әнисе белән диңгез буенда йөрергә тагын өч бала чыккан булган, алар дамбага менмәгән, бәхеткә исән калганнар. Ә дамбага менгән әти-әни һәм бала һәлак булган.

Исән калган балалар хәзер шок халәтендә, алар белән психологлар эшли. Әлеге вакыйганың сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә. 

Чыганак : https://intertat.tatar

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев