Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

"Өч минут эчендә үлде" - Прости авылында фаҗига

Түбән Кама районы Прости авылында бал корты чагып 78 яшьлек ир-ат үлгән. Пенсионерның авыл чәчтарашына барышы булган, тик юлда аны бал корты чаккан. Бу хакта ntr-24.ru хәбәр итте.

– Ул миңа килеп җитте һәм өч минут эчендә үлде, - дип сөйләгән чәчтараш Зоя Черешова.

Пенсионерның корт чагудан йөрәк һәм үпкә авыруы кискенләшү нәтиҗәсендә үлүе ачыкланган.

Әлеге авылда яшәүчеләр инде берничә ай дәвамында корт чагудан зарланып чаң кага. Умарталык авыл уртасында булганлыктан җирле халык арасында корт чагудан интегүчеләр шактый икән. Моңа кадәр бер хатын-кызны корт чагып, хастаханәгә озаткан булганнар.

Июль аенда Түбән Кама районының Уратма авылында тагын бер кеше корт чагудан үлгән иде.

Фото: pixabay.com

matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев