23 август 2019 яңалыклары
-
Айдар Галимов: “Җырчы булу – сәхнәгә чыгу гына түгел”
Тыйнак, җитмеш төрле һөнәр белә, егет кеше үтәргә тиешле барлык сынауларны үтә. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов – әнә шундый зат. Тыйнак дибез, чөнки ул, күкрәк кагып, “Айдар” студиясе аша Василә Фәттахова, Рөстәм Асаев, Лилиана Ирназарова кебек җырчыларның сәхнәгә юл яруын беркайчан да сөйләп йөрми. Уфа – Казан арасын иң авыр елларда да суытмаганын да телгә алмый. Җитмеш төрле һөнәр белә дигәнемә дәлил итеп, автотранспорт техникумын тәмамлавын, техник-механик булуын, ягъни “тимер ат”ны сүтеп җыя белүен искәртү дә җитәр, мөгаен. Ир-атлар үтәргә тиешле сынау дигәнен исә, әңгәмә барышында укучының үзенә ачыкларга калдырыйк.
-
Петербургта 18 сәгать янгын сүндергәннәр
Санкт-Петербургтагы Склад урамында булган янгын вакытында зыян күргән ике кешенең дә хәле авыр дип бәяләнә.
-
Татарстан игенчеләре ике миллион тоннадан артык ашлык җыеп алды
Август ахырында һава шартларының яхшыруы игенчеләргә урып-җыю темпларын арттырырга мөмкинлек бирде.
-
Карбызның төше дә бик файдалы
Карбызның эче генә түгел, төше дә файдалы! Карбыз төшендәге аминокислоталар йөрәк авыруларыннан саклый, кан басымын җайга сала. Составындагы пектин хисабына карбыз төше организмдагы авыр металл, пестицидларны чыгарырга сәләтле. Ул эчәклек белән бавыр эшчәнлегенә дә уңай йогынты ясый.
-
Урам буйлап аюлар йөгереп йөргән
Камчаткада аюлар шәһәр буйлап йөргән. Вакыйга Елизовкада була. Аю һәм аның балалары бер кибетнең күзәтү камераларына эләккән, дип хәбәр итә “360” сайты. Видеода башта ике хатын-кызның йөгерүе күренә, ә аннары бина почмагыннан ерткыч пәйда була.
-
Казанда кунакханәләр туристлар белән 95 процентка диярлек тулган
Татарстанның Туризм комитеты рәисе җәй көне бу кадәр туристлар киләчәге фаразланмаганын әйтте.
-
Югары Утар балалар йорты –иганәчелек үрнәге
Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында рәсем итеп ясалып, иркен диварга эленгән, шәҗәрәне хәтерләткән “Хәйрия агачы” бар
-
Машина алдылар
Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләренә һәм полициянең участок уполномоченныйларына 80 машина ачкычы тапшырды.
-
"Өч минут эчендә үлде" - Прости авылында фаҗига
Түбән Кама районы Прости авылында бал корты чагып 78 яшьлек ир-ат үлгән. Пенсионерның авыл чәчтарашына барышы булган, тик юлда аны бал корты чаккан. Бу хакта ntr-24.ru хәбәр итте.
-
Бер ел элек югалган гаилә табылган
Исән-саулармы? Югалуларының сәбәбе нидә?
-
Татарстан белән “Coca-Cola”ны нәрсә бәйли?
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россиядә Coca-Cola системасы арасында каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Coca-Cola HBC Россия генераль директоры Александр Ружевич куйдылар. Тантаналы чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә Worldskills дөнья чемпионаты кысаларында узды.
-
КАРШЫЛЫКЛАР АША ЙӨГЕРДЕК
17 августта Сабинка яр буенда каршылыклар полосасы аша үтү ярышлары узды.
-
Өй түшәменә оялаган кортлар 50 килограмм бал җыйган
Алар хатынга комачауламаган. Киресенчә, өйдәге гүләүдән ул күңеленә ял алган, тынычланган.
-
Быел 20 сабый тәрәзәдән егылып төшкән…
Чаллыда, фатирдагы бөтен ишек-тәрәзәләрне бикләп, тиз генә кибеткә чыгып керергә уйлаган әни кеше подъезд төбендә улының аңсыз гәүдәсенә тап була. Балкон тәрәзәсен ачып, әнисен озатып калырга теләгән бала, абынып китеп, 16 нчы каттан очып төшкән. Алты яшьлек малай хастаханәдә җан бирә… Зәйдә өч яшьлек сабый бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, харап булды. Өй эшләре белән әвәрә килеп йөргән әни кеше аны-моны абайламыйча калган…
-
Гүзәл Уразова белән машина отучы ханымның Казанда беренче очрашкан мизгеле
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Казанда машина откан ханым белән очрашып, шәхсән үзе машина ачкычларын тапшырды.