Югары Утар балалар йорты –иганәчелек үрнәге
Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында рәсем итеп ясалып, иркен диварга эленгән, шәҗәрәне хәтерләткән “Хәйрия агачы” бар
“Хәйрия” агачы җимешле
Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты-интернатында рәсем итеп ясалып, иркен диварга эленгән, шәҗәрәне хәтерләткән “Хәйрия агачы” бар. Гәрчә сулар сибелмәсә дә, алмалары бер дә бетми, гел артып тора аның. Гади генә дә түгел, исемле алмалар. Агачны алмалы итүчеләр – вөҗданнары кушуы буенча иганәлек кылган изге җанлы кешеләр. Алар әллә кайда түгел, безнең арада яшиләр.
Интернатта шундый матур традиция бар: хәйриячеләрнең исемнәрен алма рәвешендә ясалган ярымшарга язып, агачка “эләләр”. Тормышта яхшылык эшләргә әзер кешеләр һәрвакыт булган һәм бар. Ә балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләрне күргәч, иң каты күңеллеләр дә йомшый, катлаулы хәлдәгеләргә, йөри алмаслык авыруларга булышырга кирәклеген, яшәү мәгънәсе акчада түгеллеген аңлыйсың. Шуңа да зәгыйфь балалар хакына иганә итүчеләрнең беркайчан да бетеп торганы юк. Ә ярдәм итәргә теләүчеләргә интернат-йортның ишекләре һәрвакыт ачык. Шуңа күрә “Хәйрия агач”ына ботакларны бер дә жәлләмәгәннәр: күп итеп ясаганнар. Алмалардагы язуларга килгәндә, урындыкка басып булса да кайберләрен укый алдык: “ООО “Каммет”, “Банк Москвы”, ”Мунча ташы”, ,Хурамшин Ф.Ш.”, “ООО Амвей”, Целищев Олег Егоревич, Илмир Мөбарәкҗанов, Сиражиев Рафаэль, Равил Хәйруллин...
–Әле монда барысы да язылмаган, эшләп бетерәсе бар. Хәйриячеләр бит гел килеп торалар,– дип аңлатты өлкән тәрбияче Люция Ибәтуллина.
Элек Симет урманчылыгы, аннары рус мәктәбе, соңрак туберкулез диспансеры булып торган урынга иганәчеләр сукмагы кайчан салынганын 1965 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлап, эшкә килгән Имаметдин Гәрәев инде үзе дә төгәл хәтерләми. Аннан соң инде 54 ел вакыт узган. Ә Россия Федерациясенең атказанган социаль-тәэминат хезмәткәре исемен алган, "Лучшие люди России" энциклопедиясенә кертелгән шәхес һаман да эштә. Шунысын гына әйтә ала: ул биредә эшләп калганы өчен үзе дә олы йөрәкле легендар шәхес Нургали Миңнехановка бурычлы. “Эшкә ныклап керешеп киткән яшь вакыт – безне Дербышкига куалар,– искә ала Имаметдин абый.– Анда балалар йорты-интернаты төзелә башлаган иде. Министр безне шунда җитәкчелеккә алмакчы. Хатыным Галия белән Дербышкига киттек. Карасак, төзелә торган йорт янәшәсендә гел зират та, каберлекләр генә икән. Юк, диде хатыным, мин мондый җиргә килмим, әнә катык поезды белән үзең генә кайтып-китеп эшләрсең. Ул вакытта Казан- Соликамск поездын шулай дип йөртәләр иде. Без Саба урман хуҗалыгы директоры Нургали Миннеханович белән бик дуслар идек. Хәлне аңа сөйләп бирдем. Юк, беркая да китмисез, диде Нургали Миннеханович, мин сезгә үзем булышырмын. Йорт та салырсыз, биредә төпләнерсез. Сүзендә торды, булышты. Шулай итеп, Дербышкига китмичә, шушында торып калдык.
Изгелеккә һәрчак яхшылык белән җавап бирә Имаметдин Гәрәй улы. Кешенең бит күңеле, олымы-кечеме, иманлы йортка гына тарта. Имаметдин абый да интернатны, үзенең исеменә рифмалаштырып, иманлы йортка әверелдерә алды. Шуңа күрә биредән кеше өзелеп тормый. Аш-су ризыгына, даруларга кытлык булган узган гасырның туксанынчы елларында продукция һәм кием-салымнар белән ярдәм итүчеләрнең исем-фамилияләрен санап бетерерлек түгел. Яңа ел каршылаганда күчтәнәч пакетлар бирегә агыла. Хәзер дә Корбан бәйрәмнәрендә центнерлап ит җыйнала.
Әгәр атап саный китсәк...
Төгәлрәк саный китсәк, Чаллыдагы КамАЗ заводы биргән 150 мең сумга пластик тәрәзәләр куйдыртканнар, "Татглавинвестстрой" идарәсе начальнигы Рим Халитов "ПАЗ" автобусы бүләк итте. "Татарстан Республикасының медик-социаль экспертиза баш бюросы" федераль дәүләт учреждениесе җитәкчесе Хәйдәр Иксанов шәхси бүләге итеп ике коляска тапшырган.
Газинур Эхмэтов тапшырган креслолар
2013 ел аеруча игелекле булган. “Саба тәрәзәләре” җәмгыяте (җитәкчесе Рафаэль Кәримуллин) бер бинага пластик тәрәзәләр куеп, 72 мең сумлык изге эш башкарган. "Бәкер" курорты баш табибы Фаяз Ибраһимов –100 мең, Әтнә районы ат заводы директоры Илгиз Хәйруллин 90 мең сумлык ярдәм күрсәткән. “Учреждениенең яшәвендә хәйриячеләрнең булышлыгын тоймаган бер генә ел да юк. Иганәчеләр ярдәме белән барлыкка килгән республикада бердәнбер мини-зоопарк үзе генә ни тора. Мондагы кебек хайваннар, кош-кортлар дөньясын бүтән бер генә балалар йортында да очратмассың. Федераль дәүләт теркәү, кадастр һәм картография хезмәте республика идарәсенең Рәмзия Зыятдинова җитәкчелегендәге район бүлеге белгечләре балалар йортында тәрбияләнүчеләр янына берничә ел күчтәнәч белән килде. Шәхси эшмәкәр Наил Мортазин – 8 мең сумлык диван, “Алмаз мебель” салоны – кровать тумбочкалары, “Татнефть” акционерлык җәмгыяте 179 мең сумлык кер юу машинасы бүләк итте. Ә иң-иңнәре итеп “Мунча ташы” татар эстрада театры, Шәмәрдән коммуналь хуҗалыгын, Кукмарадагы металл савытлар заводын, киез итекләр комбинатын, тегү фабрикасын, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен, америка төрек-татар ассоциациясе “Ак таш” җәмгыяте”н, “Дари Добро” социаль проектын алырга кирәктер”,– ди Имаметдин Гәрәев.
Волонтерлар ярдәмгә килә
Люция Ибәтуллина белән интернат-йорт блоклары белән танышканда “Ак Таш” җәмгыяте быел бүләк иткән канәфиләрне файдалану өчен әзерләү вакытына туры килдек. Саба егетләре ремонтлаган душ бүлмәсен, “Дари Добро” волонтерлары алып килгән бизи-бортларны да күрдек. Биредә волонтерлар еш була. 2017 елның ноябрендә Казанның Вахитов районы мөхтәсибәте каршында “Делай добро”волонтерлары бүп күп уенчылар белән киләләр. Билгеле, алар тиз ватыла, әмма балалар күңеленә никадәр шатлык өстәп, хәрәкәтләнүгә көч-омтылыш биреп өлгерә.
Ә менә “Ай-ПИ-Групп” җәмгыяте һәм “Мунча Ташы” спонсорлыгында мәдәни-масса чаралары үткәрү өчен корылган 360 мең сумлык урам сәхнәсе әле балаларга күп еллар хезмәт итәр. Шулай ук “Любовь и забота” биргән мультфильм геройлары рәсемнәре дә диварны әле озак бизәр. Быел Курсабашта ачылачак коррекцияле мәктәпкә интернет-йорттан барачак 26 балага формалар да вәгъдә ителгән. Ә бүгенге көндә Калуга шәһәрендәге " Калуга-Бор» психоневрология санаториясенә ял итүче 8 балага һәм аларны озатып йөрүчеләргә “Дари Добро» волонтерлары булышкан.
Алардан башка Мәскәү шәһәрендә йөрү бик авыр булыр иде, чөнки интернат балалары беренче тапкыр шулай ерак юл чыкты.
Кем белән, алыштыргысыз директор, “Алтын йөрәкле кеше” бәйгесе лауреаты Имаметдин Гәрәев теге вакыт Дербышкига китеп барган булса, интернат-йортның хәйриячеләрне үзенә җәлеп иткән магнитлары бәлки йомшаграк та булыр иде. Әмма тарих, гейдельберг профессоры Карл Хампе әйткәнчә, шарт фигыльләрне белми. Интернатка Имам абый җитәкчелек итәргә язган һәм шулай булган. Ә бит, тузуы сәбәпле, интернатны берара ябарга да җыенганнар. “Учреждениене саклап кала алдык. Махсус программага нигезләп “Шәфкать” бүлегендә яшәүче балалар өчен корпус файдалануга бирелде, ачылышында Президент Рөстәм Миңнеханов үзе дә катнашты, интернатка автобус, территорияне кардан чистарту өчен трактор бүләк итте.
Президент булэк иткэн трактор
Кичләрен ишек алдына җәелгән иркен тротуарлар буйлап үтәргә яратам һәм авыру балалар өчен тудырылган уңай шартларны күреп күңелгә рәхәтлек йөгерә. Кайчак, ул мини-зоопаркы нигә кирәк булды инде, дип тә сорыйлар. Һаман да шул балалар өчен, алар дөньяның төрлелеген, тереклеген күрсеннәр өчен. Яшермим, миңа җиңелрәк, акчалырак эш тә тәкъдим итүчеләр булды. Ләкин мин үземә “әти” дип торган балаларны ташлап китә алмадым. Безгә махсус белемле яшьләр еш килә, әмма ияләшә алмыйча китүчеләр дә шактый. Коллектив әнә шулай авыру балаларны ярата, алар белән эшли алган кешеләрдән генә туплана. Без – бер гаилә, бурычыбыз изгелек эшләү”,– ди Имаметдин Гәрәев.
Фәнил Мәүлетов.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев