Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Өй түшәменә оялаган кортлар 50 килограмм бал җыйган

    Алар хатынга комачауламаган. Киресенчә, өйдәге гүләүдән ул күңеленә ял алган, тынычланган.

    Австралиянең Брисбен шәһәрендә яшәүче Лорел исемле хатынның өй түшәменә бал кортлары оялаган.

    Кортлар ишәйгәннән-ишәя, оя зурайганнан-зурая бара. Шунда гына хатын аларны күчерергә карар итә.

    Пол Вуд исемле умартачы һәм аның коллегалары бал кортлары күчен  тузан суырткыч белән махсус тартмаларга җыйганнар. Вуд әйтүенчә, анда якынча 60 мең корт булган. Ул аларны әлегә үз умарталыгына урнаштырган.

    Әйткәндәй, түшәмдәге кәрәзләрдә 50 килограмм бал җыелган.

    Фото: pixabay.com

    kiziltan.rbsmi.ru

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: