Быел 20 сабый тәрәзәдән егылып төшкән…
Чаллыда, фатирдагы бөтен ишек-тәрәзәләрне бикләп, тиз генә кибеткә чыгып керергә уйлаган әни кеше подъезд төбендә улының аңсыз гәүдәсенә тап була. Балкон тәрәзәсен ачып, әнисен озатып калырга теләгән бала, абынып китеп, 16 нчы каттан очып төшкән. Алты яшьлек малай хастаханәдә җан бирә… Зәйдә өч яшьлек сабый бишенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп, харап булды. Өй эшләре белән әвәрә килеп йөргән әни кеше аны-моны абайламыйча калган…
Елның-елында балаларның тәрәзәдән егылып төшүе турында әнә шундый үзәк өзгеч хәбәрләр ишетелеп тора. Җәй көне аеруча еш күзәтелә алар. Хәтерләсәгез, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина хәтта мөрәҗәгать белән үк чыгарга мәҗбүр булды. “Мондый аяныч хәлләр имин булмаган гаиләләрдә генә күзәтелә, дип уйларга күнеккән без. Бу – бик зур хата. Балаларыгызны күз уңыннан ычкындырмагыз, тәрәзәгә чикләгеч җайланма куегыз. Москит челтәрләренә генә ышанмагыз!” – дип киңәш бирде ул ата-аналарга.
Чаң сугарлык та! Быел җәй башыннан бирле республикада 20 сабый (!) тәрәзәдән егылып төшкән. Ике баланың гомере өзелгән. Россия күләмендә исә ел башыннан бирле 100дән артык бала биеклектән очып төшкән. Узган ел исә тәрәзәдән егылып төшкән 905 баланың 123ен саклап кала алмаганнар. Ата-аналар да бу хәлләрнең хафага салуын яшерми.
– Кызыбыз туганчы, үндүртенче катта яшәвебезгә дә, тәрәзәләрнең ачык-ябык булуына да әллә ни исем китми иде. Хәзер баланы кулга күтәргән килеш, тәрәзә-балконнан аска карарга да куркам. Кызыбыз әзрәк үсә төшкәч, нишләрбез дип борчылам. Тәрәзәдәге чикләгеч җайланмаларга да ышанып бетмим. Көндәлек эш качмас, баламнан бер адым да калмый артыннан йөрермен, ахры. Алай тынычрак, – ди Казанда яшәүче Динара Халитова.
Чикләгеч җайланма димәктән, якын арада аны балалары булган һәр йортка мәҗбүри куйдырта башларга мөмкиннәр. Берничә көн элек Россиядә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Анна Кузнецова, Россия Премьер-министры Дмитрий Меведевка балаларның тәрәзәдән егылып төшүен алдан кисәтү чараларын гамәлгә кертүне сорап, хат юллаган. “Бүген Россиядә 6 яше тулмаган 11 миллион бала исәпләнә. Ниндидер мәҗбүри чаралар кертелмәсә, ата-аналар баласы өчен җаваплылыкны арттырмаса, бу сабый гомерләренең һәркайсына куркыныч яный”, – диелгән рәсми хатта.
Омбудсмен ниләр тәкъдим итә соң? Анна Кузнецова фикеренчә, таякның иң авыр башын йорт төзүче оешмаларга төшерергә кирәк. Алар салган күпкатлы йортлардагы һәр фатир тәрәзәсенә баланы егылып төшүдән саклый торган чикләгеч җайланмалар куйдыртырга кирәк. “Техник регламентка шундый үзгәреш кертелсә, яңа йорттан фатир сатып алган һәр гаиләнең тәрәзәсендә шундый җайланмалар булачак”, – ди омбудсмен. Әлеге таләпне үтәмәгән төзүчеләр өчен штраф күләмен дә 1 миллион сумга җиткерергә тәкъдим итә ул.
Иске йортларда яшәп яткан гаиләләргә ни эшләргә? Кузнецова мондый йортларда яшәүче аз керемле гаиләләргә чикләгеч җайланмаларны төбәк бюджетыннан бүленгән акча хисабына алып куярга тәкъдим итә. Киләчәктә коммуналь хезмәтләр квитанциясендә дә бу уңайдан махсус социаль реклама пәйда булырга мөмкин. “Балаларга ни дәрәҗәдә куркыныч янавын ата-аналар һәрчак истә тотсын иде”, – ди омбудсмен. Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков сүзләренә караганда, биеклектән егылып төшкән бала исән калса да, үсештән туктый, гомерлеккә гарип кала. “Тәрәзәдән егылып төшкән баланың баш миенә, умырткалыгына, эчке органнарына зыян килә. Ата-аналар уяулыкны югалтмасын иде”, – ди табиб.
Мондый фаҗигагә тарымыйк дисәгез, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди белгечләр:
1. Бала андый фаҗигагә ата-ана өйдә юк чакта ешрак очрый. Кечкенә балаларны игътибарсыз калдырмагыз.
2. Москит челтәренә ышанмагыз. Ул, киресенчә, фаҗигагә этәрә генә. Күп очракта балалар нәкъ менә шушы сетка белән бергә очып төшә.
3. Тәрәзә янында бернинди җиһаз тормасын, бала менәрлек булмасын.
4. Тәрәзәне өстән ачарга тырышыгыз.
5. Тәрәзәне берничә сантимер гына ачарлык итеп чикләгеч куегыз.
6. Тәрәзәгә рәшәткәләр куйсагыз да, җаныгыз тыныч булыр.
7. Балага куркынычсызлык дәресләре бирегез. Өлкәнрәкләр кечкенәләрне карый торган булсын.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев