Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер ел элек югалган гаилә табылган

Исән-саулармы? Югалуларының сәбәбе нидә?

Былтыр майда Ульяновскида 30 яшьлек малтабар, аның хатыны һәм улы югалганнар иде.
Аларны бөтен ил буенча эзләделәр. Бу хәлнең бер сәбәбе - малтабарның бурычларын түли алмавы, дип фаразланды.
Ниһаять, алар Русиянең бер шәһәрендә табылган. Гаилә хуҗасы белдерүенчә, ул Ульяновскидан үз теләге белән киткән һәм үзен эзләүләрен сорамаган. Коллегаларының дулкынлануын белмәгән, әнисе белән шәхси сәбәпләр аркасында бәйләнешкә кермәгән.
Менә шундый хәлләр. Бөтен илне аякка бастырсалар да, бу кешеләрне административ җаваплылыкка да тарттырып булмый икән.

Фото: pixabay.com

kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев