Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан белән “Coca-Cola”ны нәрсә бәйли?

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Россиядә Coca-Cola системасы арасында каты коммуналь калдыкларны аерым туплау һәм җыю культурасын үстерү турында Килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Coca-Cola HBC Россия генераль директоры Александр Ружевич куйдылар. Тантаналы чара “Казан Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендә Worldskills дөнья чемпионаты кысаларында узды.

Документа каралганча, Казан Coca-Cola ның “Калдыкларсыз дөнья” глобаль стратегиясе кысаларында Zero Waste City концепциясе кулланылачак Россиядәге беренче шәһәр була. Концепция буенча шәһәрдә белем бирү һәм инфраструктура булдыру карала һәм Coca-Cola продукциясенең полимер савытлары калдыкларының 100 % эшкәртүгә ирешүне күз алдында тота. Компания бу максатка махсус контейнерлар белән дә тәэмин итә.

Уртак тырышлык нигезендә берничә белем бирү проекты да гамәлгә ашырылачак: мәктәпләрдә экодәресләр, студентлар өчен квестлар, шәһәр халкы өчен дә белем бирү чаралары.

Искәртик,  Россиядә Coca-Cola – Worldskills Kazan-2019 чемпионатының рәсми партнеры.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев