Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Петербургта 18 сәгать янгын сүндергәннәр

Санкт-Петербургтагы Склад урамында булган янгын вакытында зыян күргән ике кешенең дә хәле авыр дип бәяләнә.

22 августта көндез шәһәрнең Невский районында дүрт катлы административ-склад бинасы янып киткән. Янгын мәйданы 4 мең кв.м тәшкил итә, аңа иң югары, бишенче категория катлаулылык бирелгән. Гадәттән тыш хәл вакытында бинадан 200 кеше эвакуацияләнә. Нәтиҗәдә, ике кеше зыян күрә. Мәгълүматларына караганда, бер ир-атның тән пешүләре һәм төтен белән агуланулары ачыкланган, икенчесе  исә газ белән агуланган.

Зыян күрүчеләрнең икесе дә реанимациядә.

Ут белән көрәшү өчен коткаручыларга 18 сәгать вакыт кирәк булган. «360» телеканалы мәгълүматлары буенча, янгынны сүндерүгә 153 кеше, 34 берәмлек техника, шулай ук Ми-8 вертолеты җәлеп ителгән.

Фото: pixabay.com

vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X