Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

КАРШЫЛЫКЛАР АША ЙӨГЕРДЕК

17 августта Сабинка яр буенда каршылык­лар полосасы аша үтү ярышлары узды.

Катнашучыларга бер ярдан икенче ярга бүрәнә аша чыгарга, турникта күтәрелергә, бүрәнә белән гер күтәрергә һәм башка каршылык­ларны үтәргә кирәк иде. Спортчы Руслан Миңнегулов моны ничек эшләргә икәнлеген күрсәтте һәм 30 яшькә кадәрге арасында җиңүче дә булды. Кызлар арасында беренчелекне Сәрдә авылыннан Алисә Мәҗитова яулады. 45 яшькә кадәрге ир-атлар арасында иң көчлесе булып Азат Вәлиуллин танылды. Шул ук категориядә кызлар арасында беренчелекне Алия Гарәфетдинова яулады. Ә 45 яшьтән узган катнашучылар Дамир Сафиуллин белән Сиринә Шакирҗанова гына иде, икесе дә 1нче урыннар алдылар. Җитәкчеләр арасындагы 40 яшькә кадәрге категориядә хатын-кызлар арасында “Әллүки” балалар бакчасы мөдире Гүзәл Хәлимуллина җиңде, ә ир-атлардан “Сабантуй” спорт комплексы җитәкчесе Рамил Габделмановка тиңнәр юк иде. 45 яшьтән олырак­лар арасында Казначылык департаментының территориаль бүлеге начальнигы Фәридә Вәлимөхәмәтова иң җитезе булды. Ә 50 яшькә кадәргеләр арасында Илгизәр Әхмәдуллин беренче урын яулады. Илледән югарылар арасында узган елны да катнашып 2нче урын алган ведомстводан тыш сак бүлеге җитәкчесе Айдар Галиев быел беренче булды. Аның хезмәткәрләре дә барлык яшь категориясендә дә призлы урыннар алды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X