Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Орскидан Мәскәүгә юл тоткан самолет Казанга төшеп утырырга мәҗбүр булган

Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән, аларны тиздән шул ук авиакомпаниянең башка рейсы белән Мәскәүгә озатачаклар.

Орскидан Мәскәүгә юл тоткан очкыч Казанга төшеп утырырга мәҗбүр булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Казан» Халыкара аэропортының матбугат сәркатибе Гадел Гатауллин хәбәр итте.

«Бүген 4.54 сәгатьтә «Икар» авиакомпаниясенә караган, Орскидан Мәскәүгә юл тоткан, бортында 76 пассажир булган самолет Казан аэропортына планнан тыш нигездә төшеп утырды», - диде Гадел Гатауллин.

Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән, аларны тиздән шул ук авиакомпаниянең башка рейсы белән Мәскәүгә озатачаклар.

Фото: архив/Александр Эшкинин/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев