Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Сочида су басу куркынычы сәбәпле, халыкка эвакуациягә әзер булырга киңәш иттеләр

Шәһәрдә «Кубань-СПАС» һәм «Служба спасения Сочи» экипажлары дежур тора.

Хорота һәм Мацеста елгаларында су биеклеге критик хәлгә җитү аркасында, Сочи халкын эвакуация ихтималы турында кисәттеләр. Бу хакта төбәкнең оператив штабына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Сочиның Адлер һәм Хостин районнарында озакка сузылган һәм көчле явым-төшемнәр аркасында Хорота һәм Мацеста елгаларында су биеклеге критик дәрәҗәгә җитте. Су басу һәм елгаларның ярларыннан чыгу ихтималы турында хәбәр итү өчен сиреналар урнаштырылды. Эвакуация башларга туры килгән очракта, халыкка документларын һәм беренче чиратта кирәкле әйберләрен әзерләргә кушылды», — диелә оперштаб хәбәрендә.

Экстрен ярдәм күрсәтергә кирәк булган очракта, шәһәрдә «Кубань-СПАС» һәм «Служба спасения Сочи» экипажлары дежур тора.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев