5 июль 2021 яңалыклары
-
6 июльгә һава торышы
6 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +8..+13˚, көндез +22..+27˚ градус эссе.
-
Татар теленә өйрәтә торган «Алга!» кушымтасын йөкләп алучылар 10 меңнән арткан
Кушымтада татарча-русча сүзлек, башка кулланучылар белән онлайн бәйгедә көч сынашу мөмкинлеге бар.
-
Саратов шәһәрендә өстәл теннисы буенча Россия Кубогы
1нче июльдән 4нче июльгә кадәр Саратов шәһәрендә өстәл теннисы буенча Россия Кубогы узды. Ярышларда 20 регионнан 80нән артык спортчы катнашты.
-
Музей хезмәткәрләре композитор Аллаһияр Вәлиуллин туган көне уңаеннан күргәзмә оештырдылар
Бөек композитор, якташыбызның туган көне уңаеннан, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, ачык һавада "Композитор Аллаһияр Вәлиуллин"дип исемләнгән күргәзмә оештырдылар. Саба халкы композиторның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, шәхси архивтан алынган фотографияләрне карадылар, шулай ук музыка коралы - торба белән дә кызыксындылар. 30нчы елларда Байлар Сабасында оештырылган тынлы оркестр турында мәгълүмат тә тәкъдим ителде.
-
Татарстан Хезмәт министрлыгы июль аенда булачак өстәмә ял көне турында сөйләде
Татарстанда 20нче июль эшләми торган ял көне булачак, ә 19 июльдә эш көне бер сәгатькә кыскара.
-
Сочида су басу куркынычы сәбәпле, халыкка эвакуациягә әзер булырга киңәш иттеләр
Шәһәрдә «Кубань-СПАС» һәм «Служба спасения Сочи» экипажлары дежур тора.
-
Танылган актер, режиссер, сценарист, продюсер Владимир Меньшов вафат
Ул коронавирустан соң өзлегүләрдән үлгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
-
Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Исламова Сәкинә Ислам кызына - 90 яшь
4нче июль көнне Байлар Сабасы бистәсендә яшәүче Исламова Сәкинә Ислам кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аны Район кулланучылар җәмгыяте вәкиле Идрисова Э.Х. һәм Саба шәһәр җирлеге башлыгы Р. М. Хәсәнов котладылар, кунаклар юбилярга Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинның котлау открыткасын һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Юбилярга ныклы сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы теләделәр.
-
Атна уртасында Татарстанда коры һәм җылы һава торышы урнашачак
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми.
-
"Гырон быдтон" бәйрәмендә Иштуганның "Тюрагай" фольклор коллективы
3нче июль көнне Әгерҗе районында узган удмуртларның "Гырон быдтон" бәйрәмендә Иштуганның "Тюрагай" фольклор коллективы да катнашты һәм бай программа белән чыгыш ясады.
-
Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй вафат
Хушлашу мәрәсиме 6 июльдә (сишәмбе) 11.00 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда үтә.
-
Татарстанда пилотсыз трактор күрсәттеләр
Кырларда пилотсыз трактор реаль автономиягә ирешергә мөмкинлек бирәчәк, ди уйлап табучылар.
-
Шекше мәдәният йорты коллективлары "AGA BAZAR" халыкара этнокультура фестивалендә катнашты
Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы биләмәсендә "AGA BAZAR" халыкара этнокультура фестивале булып үтте, аның кысаларында "Иске Казан түгәрәк уены" Республика татар фольклоры фестиваль-конкурсының йомгаклау этабы да узды. Шекше мәдәният йортыннан Ләйсән Хисмәтова җитәкчелегендәге ике коллектив этномәдәни фестивальдә катнашты. Төп сәхнәдә "Зиләйлук" өлкәннәр фольклор коллективы чыгыш ясады һәм "Иске Казан түгәрәк уены" конкурсы лауреаты исеменә лаек булды. "Шекше яшьләре" яшьләр фольклор коллективы "Aga Bazar" Халыкара этномәдәни фестивале дипломанты булды. Котлыйбыз!