Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар теленә өйрәтә торган «Алга!» кушымтасын йөкләп алучылар 10 меңнән арткан

Кушымтада татарча-русча сүзлек, башка кулланучылар белән онлайн бәйгедә көч сынашу мөмкинлеге бар.

Татар теленә өйрәтә торган «Алга!» дип аталган кушымтаны телефоннарына 10 меңнән артык кеше күчереп алган.

«2019 елда Ринат дигән егет татар телен өйрәнү өчен „Алга!“ дип аталган телефон кушымтасы уйлап чыгарды. Грант алырга аңа безнең автономия советы ярдәм итте. Әлеге программаны Play Market`тан йөкләп алырга була», — диде Томск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы Әнвәр Мөдәрисов.

Программада башка кулланучылар белән онлайн рәвештә ярышырга да була.

«Кушымтада татарча-русча сүзлек бар. Сүзләрне парлап та өйрәнергә мөмкин. Әйтик, бер сүз русча, аның янәшәсенә татарча тәрҗемәсе язылган. Бу татарча өйрәнергә теләүчеләргә булыша. Шулай ук анда онлайн рәвештә башка кулланучылар белән махсус чатта баттлда көч сынашырга була. Кушымтадан төрле төбәкләрдәге татарлар куллана», — диде ул «Җанисәпле сөйләшү» проектында.

Фото: Гадел Әхмәтҗанов, Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев