Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Хезмәт министрлыгы июль аенда булачак өстәмә ял көне турында сөйләде

Татарстанда 20нче июль эшләми торган ял көне булачак, ә 19 июльдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Корбан гаетен бәйрәм итү уңаеннан Татарстанда июль аенда өстәмә ял көне булачак, дип хәбәр иттеләр республиканың Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында.

«Ай календаре һәм гореф-гадәтләр буенча Корбан гаете туры килә торган көн Татарстан Президенты карары белән билгеләнә. Республиканың Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, 2021 елда мөселманнарның Корбан бәйрәме көне 20 июльгә туры килә», — диделәр министрлыкта.

Шулай итеп, Татарстанда 20нче июль эшләми торган ял көне булачак. 19 июльдә эш көне бер сәгатькә кыскара.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев