Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан сәламәтлек саклау министры Түбән Кама сәнәгать зонасындагы янгын урынына китте

Һәлакәт урынына тугыз ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан.

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча Түбән Камага сәнәгать зонасындагы янгын урынына китте. Бу турыда республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәлакәт урынына тугыз ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан.

Ведомствоның беренчел мәгълүматлары буенча янгында 17 кеше зыян күргән. Аларның дүртесе авыр хәлдә, аларны Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып баралар. Биш кеше табибларга үзләре мөрәҗәгать иткән, сигез кеше Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсенә салынган.

Түбән Кама Үзәк район күппрофильле хастаханәсенә Республика клиник хастаханәсеннән пешү буенча ике табиб-белгеч һәм табиб-реаниматолог очкан.

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев