19 апрель 2019 яңалыклары
-
Түбән Камада сәнәгать зонасында янгында зыян күргән ундүрт кеше реанимациядә ята
Янгында барлыгы унҗиде кеше зыян күргән, ике кеше бик авыр хәлдә.
-
Татарстан сәламәтлек саклау министры Түбән Кама сәнәгать зонасындагы янгын урынына китте
Һәлакәт урынына тугыз ашыгыч ярдәм бригадасы чыккан.
-
Түбән Камада сәнәгать зонасында тугыз эшче зыян күргән
Янгын җитештерү корылмаларының берсендә чыккан.
-
Хатын-кызга зиратка керергә ярыймы?
Әйләнә-тирәне генә түгел, зиратларны чистартыр чак җитте. Каберлекләрне барлау, чардуганнарны кору, төзекләндерүнең дә шартлары бар. Казандагы Ислам динен кабул итүгә мең ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншиннан шулар хакында белештек.
-
Ялларда Татарстанда җылы һава торышы көтелә
Якшәмбе һава 9-14 градуска кадәр җылытачак.
-
“Укучыны җиңәргә кирәкми”. Мәктәптә янә үзгәрешләр көтелә
Мәктәпләргә янә үзгәреш кертмәкчеләр. Яңартылган федераль белем бирү стандартлары фикер алышу өчен җәмәгатьчелеккә чыгарылды. Теләгән кеше preobra.ru. порталында үз тәкъдимен җиткерә ала. Документ расланса, программа, дәреслекләр, имтиханнар да үзгәрәчәк. Бу юлы тагын нинди мөгез чыгарырга җыеналар?
-
Укучылар өчен "Мәдәни-квест"
18 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре укучылар өчен фәнни-танып-белү квестын оештырдылар һәм үткәрделәр.
-
Имам Илнар Зиннәтуллин хатын-кызларны чын ирләр тәрбияләргә чакырды
Казанда икенче көн Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды бара.
-
Рөстәм Миңнеханов: Җирле үзидарә органнарына ярдәм хакимиятнең игътибар үзәгендә булачак
Быел Татарстанда 11 авыл җирлеге административ бинасы төзелеп, 31ен төзекләндерү планлаштырыла.
-
Түбән Камада җиңел машина эчендә кислород баллоны шартлаган, йөртүче зыян күргән
Бу хәл бүген Тыныч аллея урамында 14нче йорт янында булган.
-
Илназ Гарипов үзенең концертында чак кына өйләнмәде [видео]
Җырчы Илназ Гарипов 11 апрельдә үзенең бишенче сольный концертын тәкъдим итте. Әлеге концерт барышында Илназны аздан гына өйләндерми калдылар.
-
"Саба таңнары" газетасы редакциясендә өмә
Фоторепортаж.
-
Раил Садриев Сабантуйларга помидорлардан авыз итергә уйлый
Раил Садриев инде помидор үсентеләрен теплицага күчереп йөри
-
Бакча – эшме, әллә җәфамы?
Май җитә, бакча эше башлана. Безнең халык яз бәйрәмнәрен кулына тырма-көрәк тотып уздырырга гадәтләнгән. Эш тә эшләнә, сәламәтлеккә дә файдасы бар. Әйтик, бакчада казынуның кан тамырларына һәм йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынтысы бар, диләр. Әмма белгечләр артыгын мавыкмаска киңәш итә: баксаң, бакча эшләре башлангач, нәкъ менә йөрәк һәм кан тамырлары авырулары көчәя икән. Озак вакыт башны иеп, тезләнеп эшләсәң, кан басымы арта. Бөкрәю умыртка баганасына зыян салырга мөмкин. Шуңа күрә өч сәгатьтән артык эшләмәскә киңәш итәләр. Сезнең өчен бакча – эшме, әллә җәфамы?
-
Сабада өмә
ФОТОРЕПОРТАЖ.