Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада җиңел машина эчендә кислород баллоны шартлаган, йөртүче зыян күргән

Бу хәл бүген Тыныч аллея урамында 14нче йорт янында булган.

Түбән Камада җиңел машина эчендә кислород баллоны шартлаган, йөртүче зыян күргән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Беренчел мәгълүматлар буенча, бүген көндез автомобильне кабызганда, салондагы ике кислород баллоны шартлаган», – диелгән хәбәрдә.

“Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бу хәл бүген Тыныч аллея урамында 14нче йорт янында булган. Янгын сүндерүчеләр машинаны чолгап алган янгынны тиз сүндергән.

Һәлакәт аркасында машина йөртүче зыян күргән. Бу хәлнең килеп чыгу сәбәпләре һәм зыян күрүченең хәле ачыклана.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев