Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада сәнәгать зонасында тугыз эшче зыян күргән

Янгын җитештерү корылмаларының берсендә чыккан.

Түбән Камада сәнәгать зонасында тугыз эшче зыян күргән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр

«Медицина катастрофалары үзәге мәгълүматлары буенча предприятиенең тугыз хезмәткәре пешкән. Шартлау һәм атмосферага химик матдәләр эләгү куркынычы юк», – диелгән хәбәрдә.

«Татар-информ» агентлыгы бүген Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичке биштә сәнәгать зонасы территориясендә янгын чыгу турында мәгълүмат килгән дип хәбәр иткән иде.

Янгын сүндерүчеләр янгын җитештерү корылмаларының берсендә чыгуын ачыклаган. Янгын 26 минутта сүндерелгән.

Янгын сүндерергә Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 48 хезмәткәре һәм 16 берәмлек техника җәлеп ителгән. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

«Бүген Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына кичке биштә сәнәгать зонасы территориясендә янгын чыгу турында мәгълүмат килде. Янгын урынына Түбән Кама эзләү-коткару төркеме җибәрелде», – диелгән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәрендә.

Татарстан министрлыгында янгын әйләнә-тирәгә һәм шәһәрдә яшәүчеләргә куркыныч тудырмавын хәбәр иттеләр. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев