Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имам Илнар Зиннәтуллин хатын-кызларны чын ирләр тәрбияләргә чакырды

Казанда икенче көн Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды бара.

Бүген II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының пленар утырышында “Туган авылым” мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин чын ирләр тәрбияләүдә хатын-кызның зур роле турында вәгазь сөйләде.

Хәзрәт сүзен съездда яулыклы хатын-кызларның азрак булуына борчылу белдерүдән башлады. “Мөселман хатын-кызының төп бизәге яулык. Биредә яулыклар азрак. Киләсе җыелышларда яулыкларны күбрәк күрербез дип ышанасы килә”, - диде ул.

“Хатын-кыз үз урынын тапса, бу җәмгыятьне үзгәртергә бер буын җитә. Бозар өчен дә хатын-кыз җитә. Бер бозык хатын-кыз мең бозык иргә торыр. Хатын-кыздан “Чын ирләр юк” дигән сүзне ишетергә туры килә. Чын ирләрне тәрбияләргә кирәк. Аны кем тәрбияли? Хатын-кыз. Өйдә әти кешегә хөрмәтне дә әни тәрбияли. Хатын-кыз “Атагыз слабак” дисә, бала шулай дип үсәчәк”, - диде “Туган авылым” мәчете имамы Илнар Зиннәтуллин.

“Гаилә – җәмгыятьнең нигезе. Хатын-кыз үзен өйдә утырталар дип кимсенмәсен. Бала тәрбияләү – иң зур вазифа. Бу зур савап. Ирнең тынычлыгы да – хатын-кызда”, - дип тәмамлады ул чыгышын.

Казанда икенче көн Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды бара. Бүген аның пленар утырышы булды.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев