Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түбән Камада сәнәгать зонасында янгында зыян күргән ундүрт кеше реанимациядә ята

Янгында барлыгы унҗиде кеше зыян күргән, ике кеше бик авыр хәлдә.

Түбән Камада сәнәгать зонасында янгында зыян күргән унҗиде кешенең ундүрте реанимациядә ята. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Ачыклык кертелгән мәгълүмат буенча тугыз кеше Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе реанимациясенә ята. Сигез кеше Түбән Кама Үзәк район хастаханәсенә китерелгән. Аларның бишесе реанимациядә, өч кеше хирургия бүлегендә ята.

Барлык зыян күрүчеләргә дә медицина ярдәме күрсәтелә. Белгечләр барысы да эш урыннарында. Бу хәлне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков шәхси контролендә тота», — диелгән хәбәрдә.

  • «Татар-информ» агентлыгы Түбән Кама сәнәгать зонасының җитештерү корылмаларының берсендә янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Янгын 26 минутта сүндерелде.

 

Фото: скриншот видео из соцсетей

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев