Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән

Кичә кич Казан – Малмыж трассасында «Лада» автомобиле, каршы як полосага чыгып, «Опель» белән бәрелешкән.

Татарстан трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 19.00 сәгатьтә Казан – Малмыж трассасының 22нче чакрымында 12нче модельле «Лада» автомобилен идарә итүче 35 яшьлек ир-ат, каршы як полосага чыгып, 27 яшьлек ир-ат «иярләгән» «Опель» машинасы белән бәрелешкән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Нәтиҗәдә, «Лада» автомобиленең йөртүчесе төрле тән җәрәхәтләре алган. Ир-атны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озатканнар.

Фото: очевидцы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев