31 декабрь 2019 яңалыклары
-
Татарстан трассасында ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше зыян күргән
Кичә кич Казан – Малмыж трассасында «Лада» автомобиле, каршы як полосага чыгып, «Опель» белән бәрелешкән.
-
«Казан-Арена» стадионы янында төлкенең тычкан аулавын видеога төшереп алганнар
Интернеттан файдаланучылар шул хактагы видеороликны социаль челтәрләргә урнаштырган.
-
"Яңа елның тылсымлы очкыннары"
30 декабрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында "Яңа елның тылсымлы очкыннары"дип исемләнгән Яңа ел бал-маскарады үткәрелде.
-
2020 елда татарстанлыларга төзелешкә электрон рәвештә рөхсәт алу мөмкинлеге биреләчәк
Әлегә Казанда, Чаллыда һәм республиканың тагын 38 районында электрон рәвештә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар.
-
Рөстәм Миңнеханов тагын бер нәни татарстанлының хыялын чынга ашырды
Нурлатта яшәүче Кириллга Татарстан Президенты исеменнән планшет тапшырдылар.
-
Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Локмановны 100 яшь тулу белән котладылар
Ветеранга Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Россиядә быелгы кыш йөз ел эчендә иң җылысы булды
Узып баручы ел Җир шарында иң җылысы булырга мөмкин, әмма 2016 елның абсолют рекордын узмады.
-
«Яңа ел котлы булсын, ягъни җиңел пар белән!»
30 декабря в Районном Доме культуры состоялся новогоднее театрализованное представление под названием ««Яңа ел котлы булсын, ягъни җиңел пар белән!»». На сцене Дома культуры развернулся захватывающий сюжет новогодней сказки с яркими музыкальными номерами. Персонажи уже давно знакомых и полюбившихся фильмов предстали перед зрителями в новом образе. Герои напомнили аудитории, что среди повседневных забот, обязательно необходимо оставлять место для новогоднего чуда.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Яңа ел бәйрәме уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
Кадерле татарстанлылар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Сәгать телләре төнге уникегә якынлашканда, без дуслар-туганнар белән бәйрәм өстәле тирәли утырышып, гадәт буенча, узып баручы елның аеруча күренекле вакыйгаларын искә алабыз, киләчәккә ниятләребез, теләк-омтылышларыбыз белән уртаклашабыз.
-
Равил Кузюров "Саба урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Курса һәм Ленин кишәрлеге урманчылыклары эше белән танышты
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Арча һәм Теләче районнарында булды. Анда ул "Саба урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесенең Курса һәм Ленин кишәрлеге урманчылыклары эшчәнлеге белән танышты.
-
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның ЯҢА ЕЛ КОТЛАВЫ
Хөрмәтле райондашлар, Саба кунаклары! Көтеп алынган һәм барыбыз да ярата торган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Аннан гаилә учагы җылысы бөркелә, ул барыбызга да яхшыга ышаныч бүләк итә. Еллар алышынганда без үтеп киткәненә йомгак ясап, хезмәтебезгә бәя бирәбез, яңасына зур өметләр баглыйбыз. 2019 елда без шактый колачлы эшләр башкардык.