Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2020 елда татарстанлыларга төзелешкә электрон рәвештә рөхсәт алу мөмкинлеге биреләчәк

Әлегә Казанда, Чаллыда һәм республиканың тагын 38 районында электрон рәвештә хезмәт күрсәтү мөмкинлеге бар.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, 2019 ел ахырында төзелешкә рөхсәт бирү хезмәтен электрон форматка күчерәчәк. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Бүген әлеге хезмәтне Казанда, Чаллыда һәм тагын 38 районда электрон рәвештә алырга мөмкин. Ел ахырына кадәр Татарстанның барлык районнары да мондый мөмкинлеккә ия булачак. Проектларны республиканың Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырабыз. Хәзер әлеге таләп мәҗбүр булмаса да, заявка бирүче һәркемгә гаризаны электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге биреләчәк», - дип хәбәр итте Кудряшев.

Төзелешкә рөхсәт бирү хезмәтен, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Күпфункцияле үзәкләрнең 56 филиалын да кертеп, 50гә якын вәкаләтле органда тәкъдим итәләр. Әлеге хезмәтне электрон рәвешкә күчерү бизнес алып баруны гадиләштерү өчен кирәк, дип искәртте Кудряшев.

Шуның нәтиҗәсендә республикада яшәүчеләр төзелеш өлкәсендә хезмәтләрне күпкә тизрәк алачак һәм аны алу тәртибе дә гадиләшә.

Фото: Александр Эшкинин

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев