Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә быелгы кыш йөз ел эчендә иң җылысы булды

Узып баручы ел Җир шарында иң җылысы булырга мөмкин, әмма 2016 елның абсолют рекордын узмады.

2019 елда уртача еллык температура Россиядә һәм аерым алганда Мәскәүдә метеокүзәтүләр тарихында иң югарысы булды. Бу хакта «Интерфакс» РФ Гидрометеоүзәге директоры вазифаларын башкаручы Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, тулаем алганда, Россия территориясендә узып баручы ел барлык инструменталь күзәтүләр чорында иң җылысы булачак.

Мәскәүдә уртача еллык температура шулай ук иң югарысы була: +7,6-7,7 градус, бу алдагы рекордтан 0,3 градуска күбрәк.

Россия территориясендә инструменталь күзәтүләр 1891 елдан бирле, Мәскәүдә 1879 елдан алып барыла.

Элегрәк 2019 елның көзе Төньяк ярымшарда иң җылысы булып теркәлгән инде һәм ул Россия территориясендә иң җылы өчлеккә кергән — Көнбатыш Себердәге аномаль салкыннар ил буенча уртача күрсәткечләрне «киметкән».

Фото: idel-tat.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев