Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Локмановны 100 яшь тулу белән котладылар

Ветеранга Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Касыйм Локмановны 100 яшьлек туган көне һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фәйзуллин изге теләкләр белән котлау хатын укыды һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды.

Очрашу Касыйм аганың өендә узды. Юбиляр иртәдән үк туганнары һәм якыннары янәшәсендә булып, котлаулар кабул итә. Олы яшьтә булуына карамастан, ветеран зирәк акыллы һәм яхшы хәтерле.

Касыйм Хәлим улы Локманов 1919 елның 30 декабрендә Горький өлкәсендә Яңа Мүчәләй авылында туа. 1939 елда Ерак Көнчыгышка 63нче чик буе отрядына хезмәткә алына.

1942 елның декабрендә хезмәт итү срогы тәмамланганнан соң фронтка китә. Орел-Курск дугасында сугыша, разведкада хезмәт итә.

Сугыштан соң Мәскәүгә китә, хатыны белән менә 75 ел гомер кичерә. Ике баласы бар.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев