Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнехановның ЯҢА ЕЛ КОТЛАВЫ

Хөрмәтле райондашлар, Саба кунаклары! Көтеп алынган һәм барыбыз да ярата торган Яңа ел бәйрәме якынлаша. Аннан гаилә учагы җылысы бөркелә, ул барыбызга да яхшыга ышаныч бүләк итә. Еллар алышынганда без үтеп киткәненә йомгак ясап, хезмәтебезгә бәя бирәбез, яңасына зур өметләр баглыйбыз. 2019 елда без шактый колачлы эшләр башкардык.

Республикада тормышка ашырылучы программаларда актив катнашу нәтиҗәсендә торак йортлар, социаль объектлар сафка басты, юллар төзелде, күләмле реконструкция эшләре башкарылды. Үткән ел белән чагыштырганда, тулаем продукция җитештерү күләме артты. Ирешелгәннәрдә аграр һәм сәнәгать предприятиеләре, бюджет учреждениеләренең, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр, гомумән, һәркемнең хезмәте ята. Спорт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният өлкәләрендә дә уңышларыбыз шактый. Эшче һөнәрләр елы кысаларында башкарган эшләребез игътибарга лаек. Казанышлар артында – сезнең һәркайсыгызның тырышлыгы, фидакарь хезмәте. Шуңа күрә дә Яңа елны киләчәккә якты хыяллар белән каршылыйбыз. Ел дәвамында фидакарь хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәтемне юллыйм.

Саба халкы һәрвакыт бердәм булды. Яңа ел нинди булыр, нәрсә алып килер – боларның күбесе үзебезгә бәйле. Районыбызның кешеләре мул һәм тыныч тормышта яшәргә лаеклы. 2020 елда безне яңа бурычлар, яңа үрләр һәм яңа казанышлар – күп кенә проектлар һәм социаль программалар көтә. Юбилейларга бай Яңа елда Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССР төзелүгә – 100, районыбыз оештырылуга 90 ел тулуны билгеләп үтәчәкбез. Шушы юбилейлар хөрмәтенә 2020 ел – Россиядә Хәтер һәм дан елы, Татарстанда өстәмә рәвештә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде. Бәйрәмнәрне лаеклы каршы алачагыбызга ышанычым зур! 2020 ел нәтиҗәле хезмәт, яңа үрләр яулау, мөмкинлекләр ачу, икътисади һәм социаль бурычларны тормышка ашыру, шатлыклы вакыйгалар елына әверелсен, уңышларга юмарт булсын һәм күңелле хатирәләре белән генә истә калсын. Барыгызга да яңа елга яхшы кәеф, чиста уйлар белән генә керүегезне телим. 2020 ел гаиләләрегезгә тынычлык, иртәге көнгә ышаныч, яңа дуслар һәм шатлыклы мизгелләр алып килсен. Яңа елга яхшы киләчәккә өмет һәм ышаныч белән атлавыгызны телим. Сәламәтлек һәм бәхет сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев