Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан юлында пошины бәрдергән мотоциклчы җәрәхәтләр алган

Мотоциклчы юл-транспорт һәлакәте вакытында шлем кимәгән булган.

Кичә кич республиканың Лаеш районындагы трассада мотоциклчы пошины бәрдергән, дип сөйләделәр «Татар-информ»га авария шаһитлары. 

Бу хәл Астраханка һәм Тетеево бистәләре арасында булган. Юл-транспорт һәлакәте урынына килгән коткаручылар мотоциклның дәүләт номерлары булмавын, ә мотоциклчы үзе, башлангыч фараз буенча, авария вакытында шлем кимәгән булуын ачыклый.

Шаһитлар сүзенә караганда, пошига бәрелгәннән соң егет мотоциклдан юлга барып төшкән. Аны авыр җәрәхәтләр алган килеш Республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.

«Мотоциклчының хәле тотрыклы авыр, имгәнгән җирләре күп, борыны сынган. Хәзер ул реанимациядә» - диделәр агентлыкка Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X