15 апрель 2021 яңалыклары
-
Татарстан юлында пошины бәрдергән мотоциклчы җәрәхәтләр алган
Мотоциклчы юл-транспорт һәлакәте вакытында шлем кимәгән булган.
-
16 апрельгә һава торышы
16 апрельдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә +3..+8°, көндез +12..+17°, көньяк районнарда +22° градус җылы булачак.
-
Байлар Сабасы зонасы хезмәт коллективларының ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал уеннары
Кичә, 14нче апрельдә, Байлар Сабасы спорт комплексында Байлар Сабасы зонасы хезмәт коллективларының ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба районы чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары – икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Мансур улы Баһманов бүләкләде.
-
Сатыш бригадасында кыр эшләре
“Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында күпьеллыкларны тукландыруга, тырмалауга керештеләр.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе
Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.
-
Әбиләр гөбәдия пешерә
Мәскәү шәһәрендәге инвалидларга һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм белән шөгыльләнүче “Старость в радость” (“Шатлыклы картлык”) хәйрия фонды үткәргән “Безнең мәдәният - безнең милли ризыкларыбыз” онлайн конкурсында Саба картлар һәм инвалидлар йорты коллективы “Гастрономия мирасының иң кызыклы тарихы” номинациясендә җиңү яулады һәм акчалата призга лаек булды.
-
Татар зыялылары Габдулла Тукайның каберенә чәчәкләр салды
Бүген Габдулла Тукайның үлгән көне: шагыйрь 1913 елның 15 апрелендә вафат булган.
-
Казан медицина көллияте янында «ГАЗель» 20 яшьлек егетне бәрдергән
Кеше үлеменә китергән авария бүген иртәнге уннар тирәсендә Мәүлетов урамында булган.
-
Россия Пенсия фондында ана капиталын куллану кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне аңлаттылар
Татарстанлылар ана капиталы акчасын күбесенчә торак шартларын яхшыртуга тота.
-
Эзмә авыл җирлегендә «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы
Саба районының Эзмә авыл җирлегендә яшь белгечләрне тораклы итү һәм авыл җиренә квалификацияле белгечләр тарту максатыннан Республикакүләм «Яшь белгечләргә аренда торагы» программасы кысаларында йортлар төзелеп тора. Олыяз авылында авыл хуҗалыгы белгечләренә дип 3 яңа йорт төзелә башлады.
-
“Имин тәгәрмәч” конкурсы
Кичә Байлар Сабасы гимназиясендә ЮИДның “Имин тәгәрмәч” конкурсы үтте.
-
Кошлар-канатлы дусларыбыз
Ел саен апрель аенда бөтен планета экологик бәйрәм — Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу ай очраклы гына сайланмаган — чөнки нәкъ менә апрель аенда канатлы дусларыбыз, барлык каршылыкларны җиңеп, өйләренә, ояларына әйләнеп кайта. 13 апрель көнне район балалар китапханәсе “Китап сөючеләр” клуб берләшмәсе өчен “Безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән экологик-танып-белү дәресе үткәрделәр.
-
"Иң яхшы туган якны өйрәнү музее" бәйгесе
Районыбызның мәктәп музейлары арасында "Иң яхшы туган якны өйрәнү музее" бәйгесе узды. Анда барлыгы 18 мәктәп катнашты. 1 урынны Шекше төп мәктәбе һәм Олы Кибәче урта мәктәбе бүлеште. 2нче урынны Явлаштау урта мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее яулады. 3нче урынга Корсабаш мәктәп-интернаты һәм Тимершык урта мәктәбе лаек, дип табылды.
-
Социаль хезмәт алучылар белән спорт күнегүләре
14 апрель көнне Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында скандинавия йөреше һәм дәвалау физкультурасы буенча дәресләр оештырылды. Физик күнегүләр дәвалау физик культурасы инструкторы Хасбиева Гөлназ күзәтүе астында башкарылды. Мондый спорт дәресләре аз хәрәкәтлелек профилактикасы булып тора, яшәүчеләрнең эмоциональ халәтен яхшырта һәм интернатта яшәүчеләргә энергия заряды бирә.
-
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең семинар-киңәшмәсе
14 апрельдә мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең чираттагы күчмә семинар-киңәшмәсе булды. Семинар Кече Шыңар мәдәният йортында узды. Чара фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте. Шуннан соң күп кенә оештыру мәсьәләләре каралды. Төрле сораулар буенча Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Ф. һәм ЦСКС директоры Гузялов А. Н. чыгыш ясадылар.