Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Байлар Сабасы зонасы хезмәт коллективларының ир-ат командалары арасында волейбол буенча район Чемпионатының финал уеннары

Кичә, 14нче апрельдә, Байлар Сабасы спорт комплексында Байлар Сабасы зонасы хезмәт коллективларының ир-ат командалары арасында волейбол буенча Саба районы чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне һәм призерларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары – икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Мансур улы Баһманов бүләкләде.

undefined

Чемпионат ике лигада узды: Өмет Лигасы һәм Югары лига.

Өмет Лигасы.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә: Хаҗиев Илмир (Саба-Арена), Габделхаков Айнур (Мәдәният), Мансуров Рәсил (Налоговая), Кадыйров Илнар (Сабагаз) бүләкләнде.

Җиңүчеләр һәм призерлар::

1 урын-Налоговая;

2 урын-Сабагаз 2;

3 урын-Саба-Арена.

Югары лига.

"Иң яхшы уенчы" номинациясендә: Вәгыйзов Нияз (Муниципал), Борһанов Айнур (Мәгариф), Мәүлетов Нияз (РЭС), Габдрахманов Дамир (Сабагаз 1) бүләкләнде.

Җиңүчеләр һәм призерлар::

1 урын-Сабагаз 1;

2 урын-РЭС;

3 урын-Муниципал

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев