Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Кошлар-канатлы дусларыбыз

Ел саен апрель аенда бөтен планета экологик бәйрәм — Халыкара кошлар көнен билгеләп үтә. Бу ай очраклы гына сайланмаган — чөнки нәкъ менә апрель аенда канатлы дусларыбыз, барлык каршылыкларны җиңеп, өйләренә, ояларына әйләнеп кайта. 13 апрель көнне район балалар китапханәсе “Китап сөючеләр” клуб берләшмәсе өчен “Безнең канатлы дусларыбыз” дип исемләнгән экологик-танып-белү дәресе үткәрделәр.

Балалар китапханәчеләрнең канатлы дусларыбызга сакчыл караш, табигатькә һәм әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар. Чара барышында алар кошлар турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр, аларны фоторәсемнәр аша танып белделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, “Кошлар кайтты”, “Оча, очмый” уеннарында актив катнаштылар. Шулай ук китапханәчеләр "Кошлар-безнең канатлы дусларыбыз"дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Күргәзмәдә төрле энциклопедияләр, белешмәлекләр, кошлар турында җыентыклар тәкъдим ителде. Ахырдан балалар А.Алишның “Каз белән аккош”, “Батыр чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X