Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия Пенсия фондында ана капиталын куллану кагыйдәләрендәге үзгәрешләрне аңлаттылар

Татарстанлылар ана капиталы акчасын күбесенчә торак шартларын яхшыртуга тота.

Россиядә 11 апрельдән кертелгән ана капиталын куллану буенча закондагы яңалыклар аның акчаларын пенсиянең тупланма өлешенә юнәлдергән кешеләргә генә кагылачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча федераль программа гамәлгә ашырыла башлаганнан алып 2021 елда әлеге сертификатка ия 73 кеше генә, шул исәптән ике хатын-кыз ана капиталы акчаларын пенсиянең тупланма өлешенә юнәлткән. Аларның берсе алдарак кабул иткән карарыннан баш тарткан һәм ана капиталы акчасын Россия Пенсия фондына кире кайтарган», - дип ачыклык керттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Хәзер исә ата-аналар әлеге акчаларны Россия Пенсия фонды счетына кире кайтарганнан соң ярты ел эчендә, тиешле гариза язып, аны нәрсәгә тотачакларын хәл итә алачак. Әгәр шушы вакыт эчендә карар кабул ителмәсә, аны шулай ук Россия Пенсия фондына гариза язып тагын бер тапкыр озайтырга мөмкин. Карар кабул ителмәгән очракта, ана капиталы акчасын өч ай эчендә тупланма пенсиягә җибәрәчәкләр.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X