Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте бүген иртәнге бишләр тирәсендә Зөя күперендә килеп чыккан.
Татарстанда М7 трассасында «Мицубиси» фура белән бәрелешкән, ике кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте бүген иртәнге бишләр тирәсендә М7 «Волга» трассасының 756нчы километрында - Зөя күперендә килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Мицубиси» автомобиленең 35 яшьлек йөртүчесе имин тизлек сайламаган һәм каршы як полосага чыгып, «Скания» йөк машинасы белән бәрелешкән. Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, чит ил автомобиле – Самара өлкәсеннән, ә фура Башкортстанныкы булган.
Нәтиҗәдә, «Мицубиси» автомобиленең йөртүчесе һәм 49 яшьлек пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.
Фото: скриншот из соцсетей
Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев