Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада йорт хайваннары белән бергә сарай янган

Төнлә Ключ Труда бистәсендә терлекләр яшәгән сарайда янгын чыккан.

Түбән Камада йорт кошлары, кәҗә һәм сарыклар яшәгән сарай янган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ключ Труда бистәсендә янгын турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтләргә 3.00 сәгать тирәсендә килгән.

Беренче булып ярдәмгә Шәңгәлче авылы янгын сүндерүчеләре ярдәмгә килгән. Янгын 52 квадрат метр мәйданлы сарайны һәм печәнлекне чолгап алган. 55 яшьлек хуҗа янгын сүндерүчеләргә сарайда хайваннар калуы турында сөйләгән.

Янгын 15 минутта сүндерелгән. Анда егерме тавык, тугыз сарык һәм дүрт кәҗә янып үлгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча янгын чыгуга дөрес җыелмаган электр җиһазы сәбәп булырга мөмкин.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев