Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Тикшерү комитеты Чаллы бассейнында баланың батуы төшерелгән видеоны тәкъдим итте

Гадәттән тыш хәл 30 сентябрьдә «Сильная арена» фитнес-үзәгендә булды.

Татарстан Тикшерү комитеты Чаллыдагы бассейнда төшерелгән видео тәкъдим итте. Анда җиде яшьлек малай аздан гына батып үлмәде.

Видеодан күренгәнчә, инструктор бала белән аралаша, аның йөзү өчен такта алганына инана һәм китеп бара. Малай исә суга керә һәм бата башлый.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы гадәттән тыш хәлнең 30 сентябрьдә «Сильная арена» фитнес-үзәгендә булуы хакында хәбәр иткән иде. Суга тончыккан бала комага китә. Хәзерге вакытта Чаллының Кама балалар медицина үзәге табиблары аның гомерен саклап калу өчен көрәшә.

Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Күзәтчелек ведомствосы бассейнда тикшерү үткәрә. Шунысын да искәртик: моннан өч ел элек биредә 11 яшьлек кыз батып үлгән иде инде.

Фото: скриншот видео

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев