2 октябрь 2019 яңалыклары
-
Өлкәннәр көненә багышланган концерт
Фоторепортаж.
-
Данис Зарипов турында 5 факт
Дүшәмбе көнне “Ак барс” өчен 1200нче очрашуын уздырган Данис Зарипов команданың яңа формасы турында әнә шулай диде. “Нефтехимик”ка каршы узган уенда Казан хоккейчылары бозга кара киемнән чыкты. Шул рәвешле үзләренә инде 15 ел дәвамында ярдәм күрсәткән нефтьчеләргә рәхмәт әйттеләр.
-
Кабатланган язмышлар
Сабада яшәп иҗат итүче, озак еллар “Сабагаз” идарәсендә баш бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыккан Гөлсем Хаҗиәхмәт кызы Имамиеваның “Кабатланган язмышлар” дип исемләнгән яңа хикәяләр китабы дөнья күрде.
-
«Күңелең яшь булса, еллар куркыныч түгел!»
1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне барлык игътибар өлкән буын кешеләренә: әби-бабайларга, өйдә яшәүче күршеләргә, эш буенча өлкән хезмәттәшләргә юнәлтелә. Өлкәннәр-ул безнең горурлыгыбыз, кадерле байлыгыбыз. Алар безне тәрбияләп үстерделәр, киләчәк буыннар өчен бай тәҗрибә һәм зирәклек калдыралар. Әлеге бәйрәм уңаеннан 1 нче октябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә « Күңелең яшь булса, еллар куркыныч түгел!» дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде.
-
«Театраль Идел буе»нда катнашучыларның спектакльләрен трансляцияли башладылар
28 көн дәвамында 14 төбәктә яшәүчеләр фестивальдә катнашучы мәктәп һәм студентлар коллективларының спектакльләрен тамаша кыла алачак.
-
Тикшерү комитеты Чаллы бассейнында баланың батуы төшерелгән видеоны тәкъдим итте
Гадәттән тыш хәл 30 сентябрьдә «Сильная арена» фитнес-үзәгендә булды.
-
Олы Кибәче авыл җирлегендә өлкәннәр көне
Олы Кибәче авыл җирлегендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Барлык бюджет учреждениеләрендә бәйрәм чаралары һәм мул табын артында чәй эчүләр оештырылды.
-
Җиңел пар белән!
Районыбыз халкы өчен Сабада һәм Шәмәрдәндә мунча-сәламәтләндерү үзәге эшләп килә. Бирегә килүчеләр алдан ук язылып, аерым бүлмәләрдәге душка яки инде 30 кешегә исәпләнгән гомуми бүлмәләргә керә алалар. Шулай ук мунча биналарында сәламәтләндерү массажлары ясатып, чәч кистереп була, тозлы бүлмәдә сәламәтлекне яхшырта аласыз һәм дөрес туклану, матурлык серләре буенча да мәгълүмат алырга мөмкин.
-
Алтын юбилярларны котлау
Олы Нырты авыл җирлеге башлыгы Сәфәргалиев Рафис Зөфәр улы һәм ООО СХП "Нырты" җитәкчесе Дәүләтҗанов Ильяс Ильдус улы Шагвалиевлар гаиләсен"алтын" туйлары һәм Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
-
Укучылар – көзге кросста
Узган шимбәдә “Олимп” стадионында спорт яратучы гомуми белем бирү мәктәпләреннән җыелган 170ләп укучы “Көзге кросс”та көчләрен сынашты.
-
Өлкәннәр көне уңаеннан
Һәр елны 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Тимершык урта мәктәбендә әлеге чарага әзерлек эшләре башланды. Мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәребезгә котлау һәм бәйрәмгә чакыру открыткалары өләшенде. Дәрестән тыш һәм сыйныф сәгатьләрендә укучыларыбыз өлкәннәргә шефлык күрсәттеләр, өй эшләрендә булыштылар.
-
СОРАУ АШЛЫККА ЗУР БУЛДЫ
Узган шимбәдә Саба һәм Шәмәрдәндә яшәүчеләр иртә баштан Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган ярминкәгә чыкты.
-
"Өлкәннәрне хөрмәтләп" концерт
Яхшы гөреф-гадәт буенча илебездә өлкәннәр көнен билгеләп утә башладылар.Чөнки безнең өлкәннәребез өчен бу гади бәйрәм генә түгел ә бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге.30 сентябрь көнне Сабабаш авыл клубында "Өлкәннәрне хөрмәтләп дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды.Концерт бик куңелле һәм мавыктыргыч булды.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.Өлкәннәребез кутәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алды.Өлкәннәргә яхшы кәеф һәм куңел күтәренкелеге бирү өчен оештырылган бәйрәмебез максатына иреште.
-
Волонтерлар укыды
Приставкаларны мөстәкыйль тоташтыра алмаучыларга бу юнәлештә махсус күнекмәләр алган волонтерлар ярдәмгә киләчәк. Өченче көн аларны район хакимияте бинасының утырышлар залына җыйганнар иде. Һәр авыл җирлегеннән икешәр волонтер килгән. Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов үзенең чыгышында бу мәсьәләгә бик җитди якын килергә кирәклегенә басым ясады. Бер генә шикаять тә булырга тиеш түгел.
-
Саба муниципаль районына "Татарстан Республикасы спорт ветераннары делегациясе" кунакка килү
1 октябрь көнне бөтен дөньяда " Халыкара өлкәннәр көне»билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында Саба районына мактаулы визит белән " Татарстан Республикасының спорт ветераннары делегациясе»килде. Делегацияне «Татарстан Республикасының спорт музее " директоры Яруллина Асия Мәхмүт кызы җитәкләде.Делегация әгъзалары-атказанган тренер, Европа чемпионатлары, Дөнья чемпионатлары призерлары һәм Олимпия уеннары чемпионнары.: