Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиңел пар белән!

Районыбыз халкы өчен Сабада һәм Шәмәрдәндә мунча-сәламәтләндерү үзәге эшләп килә. Бирегә килүчеләр алдан ук язылып, аерым бүлмәләрдәге душка яки инде 30 кешегә исәпләнгән гомуми бүлмәләргә керә алалар. Шулай ук мунча биналарында сәламәтләндерү массажлары ясатып, чәч кис­тереп була, тозлы бүлмәдә сә­ла­мәтлекне яхшырта аласыз һәм дөрес туклану, матурлык серләре буенча да мәгълүмат алырга мөмкин.

Мун­чаның эшләү көннәре чәр­шәмбе-якшәмбе 13.00-20.00 сә­гатьләрдә. Мунчага күбрәк өл­кән яшьтәге кешеләр яратып йөри. “Мин бик яратам бу мунчаны, йортым да каршында гына булгач, үземнеке дип тоя башладым инде. Монда эшләүчеләр дә атна саен якты йөзләре белән каршы алалар. Ә килмәгән вакытта хәлләрне белергә дип кереп җитәләр. Шулай өлкәннәргә зур хөрмәт күрсәткәнгә рәхмәт әйтәсем килә” – диде Сабадагы мунчага йөрүче Фәтхулла Гөлдиев. Чынлап та, өлкән яшьтәге кешеләргә Саба һәм Шәмәрдәннең мунча-сәламәтләндерү үзәкләрендә аеруча хөрмәт күрсәтелә. Узган якшәмбе көнне өлкәннәр көне уңаеннан, 60 яшьтән югары ир-атларны – 13.00-16.00, яше 55 тән узган хатын-кызларны 16.00-19.00 сәгатьләрдә бушлай кабул иттеләр. “Без мондый ак­цияләрне ел саен ике тапкыр үт­кәрәбез, беренчесе гает көне, икенчесе өлкәннәр көненә багышлана. Мунчага ки­лүчеләрне кайнар чәй, коймак һәм төрле тәмле ашамлыклар белән сыйлыйбыз. Бу акцияны өлкәннәребез көтеп ала, һәм бик шатланып килә. Безгә бүген 20 ир-ат, 38 хатын-кыз килде”, – диде Сабадагы мун­ча-сәламәтләндерү үзәге администраторы  Рәмзия Габде­рахманова. Шәмәрдәндәге ак­­­­цияне оештыручы Ләйсән Вә­­лиуллина әйтүенчә, шимбә көн­не килгән 30 өлкән кеше мунча хезмәтеннән канәгать булып калганнар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X