Укучылар – көзге кросста
Узган шимбәдә “Олимп” стадионында спорт яратучы гомуми белем бирү мәктәпләреннән җыелган 170ләп укучы “Көзге кросс”та көчләрен сынашты.
“Быелгы кросс салкын һавага карамастан, бик оешкан рәвештә узды. Мондый ярышлар кирәк дип уйлыйм, чөнки алар балаларның сәламәт яшәү рәвешен үстерүдә зур урын алып тора” – диде баш хөкемдар Илдар Гарәфиев. “Көзге кросс”та һәрбер категорияне 8шәр кешегә бүлеп, барлык йөгерешчеләрнең вакытларын белгәч, җиңүчеләр билгеләнде. Беренче итеп стартка 1-4 сыныф укучылары басты. Яшь ярышчылар арасында иң җитезе Тимершык урта мәктәбе укучысы Алисә Хантимерова, ә малайлар арасында Шәмәрдән лицееннан килгән Азамат Гыймадиев булды. 5-6 һәм 7-9 сыйныфларга бүленгән категорияләрдә өстенлекне Саба гимназиясе укучылары алды. 10-11 сыйныфлар төркемендә кызлар арасында иң җитезе сәләтле балалар мәктәбе укучысы Ләйсән Борһанова, ә егетләрдән – гимназиядан Раил Вафин. Шулай ук ярышларга иң яхшы әзерләнгән мәктәп командаларын да ачыкладылар. Беренче урында – “Гимназия-1”, икенчедә – “Гимназия-2”, өченчедә – Эзмә гомуми урта белем бирү мәктәбе.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев