Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

СОРАУ АШЛЫККА ЗУР БУЛДЫ

Узган шимбәдә Саба һәм Шәмәр­дәндә яшәүчеләр иртә баштан Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган ярминкәгә чыкты.

Бу юлы халыкка үз продукциясен фермерлар, шәхси предприятиеләр һәм эшмәкәрләр, агач эше осталары, мәктәпләр тәкъдим итте. Бигрәк тә “Мөхәммәтшин” хуҗалыгыннан аш­лык төяп  килгән “КамАЗ”  янында кеше күп  иде. Мәдинә апа Биктимерова  да  күп итеп бодай  алган. “Узганында да чыккан  идем  ярминкәгә. Җитми калды. Бу юлы ашлыкны машина белән  өемә  кайтарып  бирүче дә табылды, рәхмәт төшкере”,– дип сөенде ул. АПК хезмәтчәнәре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова әйтүенчә, бу юлы ашлык төягән машиналарның күбесе Шәмәрдәнгә җибәрелгән. Барысы 38 тонна арпа, бодай, борчак сатылган, алай да сорау тулысынча  канәгатьләндерелмәгән. Шуңа күрә чираттагы ярминкәнең тагын кайчан оештырылачагы белән  кызыксынучылар  да булган.

Гадәттәгечә, ярминкәгә килүчеләр нигездә сыер, кош  ите, май-сыр сатылган нокталарны буш тотмады. “Саида” җәмгыяте  прәннекләрен дә халык  чират торып алды. Мәктәпләр дә сарымсак, мәтрүшкә, яңа өзеп  алынган кыяр сатып үз кассаларын сизелерлек баетты  ярминкәдә. Еллар дәвамында сатып алучыларның ышанычын яулаган хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр үз продукцияләрен ике сәгать эчендә сатып бетерүгә иреште. Шәмәрдәндә ярминкәгә  килүчеләрне кайнар  коймак белән  сыйладылар. Сабада  шәхси эшмәкәр Фәннур Абдуллин Өлкәннәр көне хөрмәтенә пешерелгән пылауны теләүчеләрнең барысына да бушлай ашатты.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X