Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Волонтерлар укыды

Приставкаларны мөстәкыйль тоташтыра алмаучыларга бу юнәлештә махсус күнекмәләр алган волонтерлар ярдәмгә киләчәк. Өченче көн аларны район хакимияте бинасының утырышлар залына җыйганнар иде. Һәр авыл җирлегеннән икешәр волонтер килгән. Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марат Кәримов үзенең чыгышында бу мәсьәләгә бик җитди якын килергә кирәклегенә басым ясады. Бер генә шикаять тә булырга тиеш түгел.

“Татарстан Республикасының радиотелевизион тапшыру үзәге”нең Шәмәрдән цехы җитәкчесе урынбасары  Юрий Иванов 2013 елга кадәр чыгарылган телевизорларга приставка һәм антенна ялгау тәртипләрен  аңлатты  Приставкаларны  “тюльпан” дип аталучы 4 каналлы кабель аша, SCART  яки заманча HDMI тоташтыруларны өлкәннәр белмәскә дә мөмкин.  Шуңа күрә волонтерларның күбесе информатика укытучылары аша. Алар белән турыдан-туры эшләүче итеп “Яшьлек”  үзәге белгече Алисә Гомәрова  билгеләнгән. Авыл җирлекләре башлыклары бу мәсьәләдә проблемалар булмас дип ышандырды.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев