Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Күңелең яшь булса, еллар куркыныч түгел!»

1 октябрь - Халыкара өлкәннәр көне. Бу көнне барлык игътибар өлкән буын кешеләренә: әби-бабайларга, өйдә яшәүче күршеләргә, эш буенча өлкән хезмәттәшләргә юнәлтелә. Өлкәннәр-ул безнең горурлыгыбыз, кадерле байлыгыбыз. Алар безне тәрбияләп үстерделәр, киләчәк буыннар өчен бай тәҗрибә һәм зирәклек калдыралар. Әлеге бәйрәм уңаеннан 1 нче октябрь көнне Бигәнәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә « Күңелең яшь булса, еллар куркыныч түгел!» дип исемләнгән концерт программасы үткәрелде.

Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар һәм авыл мәдәният йорты китапханә хезмәткәрләре кунакларны җырлар, шигырьләр белән сөендерделәр. “Ромашка “ балалар бакчасының яшь артистлары барысына да күтәренке күңел, сәламәтлек һәм аяз көннәр теләделәр . Балалар чыгышы бик күңелле булды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Чара дәвамында җылы котлау сүзләре һәм җырлар яңгырады, тамашачылар аларны бик теләп тыңладылар һәм кушылып җырладылар. Бәйрәмнең дәвамы чәй эчү иде, анда кешеләр бик күңелле аралаштылар, үзләренең яшьлек елларын искә төшерделәр һәм яраткан җырларын җырлап күңел ачтылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев