Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Төнлә Яшел Үзәндә берьюлы биш автомобиль янган

Машиналарга ут төрткәннәр дип фаразлана.

Узган төндә сәгать икенчедә 101 янгын сагы номерына Яшел Үзән шәһәренең Королев урамындагы 19нчы йорт янында берничә машина януы турында хәбәр килгән.

53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре урынга биш минут эчендә урынга килеп җиткән. Янгын сүндерүчеләрне шаһитлар каршы алган. Алар әлеге машиналарның салонында кешеләр булмавын әйткән.

Парковкада торган дүрт автомобильгә ут капкан, ялкын күршедәге машиналарга да күчү куркынычы туган. Ут капкан бишенче автомобиль башкаларыннан 35 метр читтәрәк булган.

1.14 сәгатьтә янгынны тулысынча сүндергәннәр.

«ГАЗель», Nissan Note һәм Renault Kaptur автомобильләрен янгын тулысынча юк иткән. 7нче модельле «Жигули»ның сул ягы, бамперы һәм фарасы янган. Renault Duster машинасының ике квадрат метр мәйданда сул ягы тулысынча янып беткән.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев