3 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Район Советы утырышында өчьеллык үсеш фаразлары билгеләнде
Районыбызда 2021-2023 елларда нинди төзелешләр көтелә? Әйдәгез, танышыйк.
-
Синоптиклар татарстанлыларны көчле җил турында кисәтә
4-нче ноябрь көндез Татарстан Республикасында 4 градуска кадәр җылы булачак дип фаразлана.
-
Саба районының салым инспекциясе хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырдылар
3 нче ноябрь көнне Саба муниципаль районының салым инспекциясе хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшыру кысаларында үзләренең спорт сәләтләрен күрсәттеләр.
-
Олы Кибәчедә яңа төзелгән басма кырыендагы елгада агачлар киселде, яр буе чистартылды
Фоторепортаж.
-
Три бренда из Татарстана вошли в топ-10 Национального конкурса региональных брендов продуктов питания «Вкусы России»
На данный момент, по результатам голосования, лидирует татарстанский виноградный напиток. За него проголосовали 43 тысячи раз. Также в десятке лидеров чак-чак «Казанский» и татарстанский мёд.
-
Кызыл Мишә авылында юл ремонтлау эшләре башкарылды
Тимершык авыл җирлеге, эшчәнлек нәтиҗәләре буенча Республика күләм конкурста катнашып, 1 500 000 сум күләмендә грант отты. Әлеге грант хисабына Кызыл Мишә авылының Муса Җәлил урамына 514 метр каты өслекле юллар эшләнде.
-
Яңа бәйге. «Мөмкинлеге чикле булса да, сәләте чиксез»
Янәшәбездә язмышның ачы сынавына дучар булып та, сынмыйча-сыгылмыйча, үзләренең эш-гамәлләре белән күпләргә үрнәк булып яшәүче кешеләр күп. 3 декабрь – Халыкара инвалидлар көне уңаеннан физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче зур булган райондашларыбызга багышланган «Мөмкинлеге чикле булса да, сәләте чиксез» дип аталган бәйге игьлан итәбез. Бәйгенең таләбе: сездән әлеге кешеләрнең сынауларга бирешмичә, үзләренә шөгыль табып актив тормыш рәвеше алып барулары турында язмалар көтеп калабыз.
-
Дала язмасы
Бар иде бит яшь чаклар, иксез-чиксез далаларда урак урып йөргән чаклар! Бу мәкаләмне язарга утырганда үткән гомер, күргән җирләр, бергә укыган, эшләгән иптәшләр күз алдымнан үтте. Үзебез йөргән җирләр дә, рәхәтләнеп су коенган елгалар, Сатыш авылындагы тегермән буасы суыннан башлап, Вятка, Кама, Идел, Урал, Сакмар, Ашказар, Казанкада коенырга насыйп булды. Елгадагы сулар кебек, кешегә бирелгән гомер дә кире кайтмаслык булып ага да ага...
-
"Сәләтле әни" конкурсы
Иң изге, якты бәйрәм якынлаша - "ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ". Шул уңайдан подписчикларыбыз арасында "Сәләтле әни" конкурсын игълан итәбез.
-
Этнографик диктант язуда актив катнашыйк!
3 нче ноябрьдән башлап 7сенә кадәр Халыклар бердәмлеге һәм Туган телләр елы уңаеннан Бөтендөнья буенча “Зур этнографик диктант -2021” дигән халыкара акция уза. 2016 елда башланган әлеге проект “Халыклар күп - ил бер генә” дигән лозунг астында үтә. Районыбызда ул Әбрар Кәримуллин исемендәге үзәк китапханә һәм Иштуган урта мәктәбе базасында оештырыла. Шулай ук авылларда онлайн тәртиптә этнографик диктант язачаклар. Теләгән һәрбер кеше әлеге акциядә катнаша ала. Район үзәк китапханәсе хезмәтләре “Зур этнографик диктант-2021” акциясенә бердәм рәвештә кушылдылар.
-
Төнлә Яшел Үзәндә берьюлы биш автомобиль янган
Машиналарга ут төрткәннәр дип фаразлана.
-
Сыер симерсә, сөтен киметә
Өченчекөн район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин “Саба” җәмгыятенең Явлаштау бригадасы базасында савым сыерларны бәйдә тотып асраучы хуҗалык җитәкчеләре һәм ферма мөдирләре катнашында киңәшмә үткәрде. Мондый ысулның үз плюслары бар. Мал аз хәрәкәтләнү сәбәпле, азрак ашый, кәефсезләнеп торганнарын да тиз күреп була. Хәзерге вакытта районның 9 хуҗалыгында 14 фермада сыерлар бәйдә тотыла. Бу – барлык “сөтлебикәләрнең” 30 процентка якыны дигән сүз.