Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

"Сәләтле әни" конкурсы

Иң изге, якты бәйрәм якынлаша - "ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ". Шул уңайдан подписчикларыбыз арасында "Сәләтле әни" конкурсын игълан итәбез.

Безнең әниләр чигү, пешерү, табын әзерләү осталары да, җыр-биюдә, нәфис сүз сөйләүдә дә сәхнә күрке булырлык сәләт ияләре!

Сезнең кадерле кешегезнең дә шундый осталыгы, бәлки моңа кадәр ачылмаган таланты бардыр, әйдәгез, безнең белән уртаклашыгыз әле! Утын ярамы ул, гармунда уйныймы, я булмаса акробатик номер күрсәтәме - монысы сезнең карамакта!

Конкурста катнашучыларның яше чикләнмәгән. Видео, фото җибәрәсезме - монысы да сезнең фантазиядән тора. Иң мөһиме - аларда әниегезнең сәләте ачык сурәтләнергә тиеш. Әлбәттә, әниегезнең җырлаган, биегән мизгелләрен видеоформатта җибәрүегез сорала.

3 җиңүче дипломнар һәм "Саба таңнары" газетасына 2022 елның беренче яртыеллыгына абунә белән бүләкләнә! Спонсорыбыз - Татарстан Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Ибраһим улы!

Эшләрне директка яки электрон почтабызга (sabatannar@rambler.ru) 24 ноябрьгә кадәр җибәрә аласыз.

Киттек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев