Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сыер симерсә, сөтен киметә

Өченчекөн район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин “Саба” җәмгыятенең Явлаштау бригадасы базасында савым сыерларны бәйдә тотып асраучы хуҗалык җитәкчеләре һәм ферма мөдирләре катнашында киңәшмә үткәрде. Мондый ысулның үз плюслары бар. Мал аз хәрәкәтләнү сәбәпле, азрак ашый, кәефсезләнеп торганнарын да тиз күреп була. Хәзерге вакытта районның 9 хуҗалыгында 14 фермада сыерлар бәйдә тотыла. Бу – барлык “сөтлебикәләрнең” 30 процентка якыны дигән сүз.

Сыерлар чылбырга куелган хуҗалыкларда көтү әйләнеше, каплату, савым күрсәткечләре белән идарәнең терлекчелектә нәсел эше (СПС) начальнигы Раушан Гатиятов таныштырды. Фермаларда буаз сыерлар саны 55 проценттан ким булырга тиеш түгеллеге аңлатылып, әлеге күрсәткечләре югары (“Юлбат”, “Килдебәк”, “Симет”) һәм түбән (Туктар, Йосыф-Алан, Нырты, Мамалай, Сатыш фермалары) булган сыерлар күрсәтелде. Киңәшмәдә әйтелгәнчә, һәр сыерның күпме сөт биргәнлеген төгәл белгәндә генә гомуми җитештерү күрсәткечләрендә үсеш була ала. Роботлаштырылмаган фермаларда савылган сөт күләме сенсорлы таблоларга чыкмый. Әмма ферма мөдирләре чылбырда тотылган сыерларның һәркайсының продуктлылыгы яхшы хәбәрдар булырга тиеш. Хезмәткә караш шуннан да ачык күренә. Киңәшмәдә бу сорау, кем әйтмешли, кабыргасы белән куелды. Торактагы ничәнче номерлы сыерның күп, кайсының аз сөтне аз биргәнлеген фермада хезмәтне оештыручы җаваплы кешеләр яттан белгән очракта гына эшнең алга китәчәгенә басым ясалды.

Хәзерге вакытта райондагы 14 ферма терлекләргә Саба азык цехында әзерләгән моноазык ташып ашата. Көндәлек җитештерү күләме 230-270 тоннага кадәр җитә. Эшнең оештырылу тәртибе “Саба” җәмгыяте баш ветеринария табибы Айрат Шакиров чыгышында әйтелде. “Цехта терлек азыгы 17 төрле катнашма кергән рецептура буенча әзерләнә. Раздойдагыларга хуҗалыклар заявкасы нигезендә көндәлек – 150-155, производство төркеменә –40- 45, ташланган сыерларга 38- 42 тонна моноазык җибәрелә. Моның өчен 77-80 тонна сенаж, 90 тонна силос, 45 тонна катнаш азык, 4 тоннага якын печән белән салам китә. Раздой төркеменә әзерләгән рацион буенча сыерлар 44 килограмм моноазык ашап 31 литр сөт бирергә тиеш. Производстводагыларына 24 литр сөт өчен 40 килограмм азык каралган”,– дип сөйләде белгеч. Әгәр шушы нисбәткә туры килми икән, димәк, җитәкчеләргә дә, ферма мөдирләренә дә, терлекчеләргә дә уйланырга урын бар. Чөнки рацион һавадан алынмаган, фәнни нигезләнгән. “Ферма мөдирләре ярты ел ташып ашатылган моноазыкның ничә литр сөт савып алуга исәпләнгәнен белмәгәч, ничек була инде? Көн саен алдына 44 килограмм моноазык куелган сыер ни өчен тиешле продукцияне биреп бетерми дигән сорау туа. Хәзерге вакытта читтән көн саен прицеплы 20 “КамАЗ” белән сенаж-силос ташыла һәм эш шушы рәвешле язга кадәр дәвам итәчәк. Азык цехыннан ташып ашатуны экономик яктан исәпләп карагач, сыерларның продуктлылыгын 1,5-2 килограммга арттыру хакимият башлыгы тарафыннан бурыч итеп куелды. Таләп үтәлергә тиеш”,– диде Гафур Хәсәншин һәм сыерларны сөт бирүенә карап, бер группадан икенче группага вакытында күчерү зарурлыгын ассызыклады. Ачыклап әйткәндә, ташланып барган сыерга производство төркемендәгеләргә каралган 40 килограмм азык ашатылырга тиеш түгел. Сөте бәлки артыр әле дип, савым кимегән сыерны раздой төркемендә тотудан да мәгънә юк.

Киңәшмә ахырында ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Зөлфәт Ганиев терлекләрне Регагро учет һәм теркәү системасында идентификацияләү турында сөйләде. 2022 елның 1 гыйнварыннан малларга биркада һәм чипта язылган уникаль номер бирү тәртибе кертеләчәк. Бу эш инде башланып киткән. Бозауларга чип беркетү процедурасы киңәшмәдә катнашучыларга “Явлаштау” фермасы терлек торагында практик рәвештә күрсәтелде. Хуҗалык җитәкчесе Айнур Мөхетдинов тармакта эш барышы белән таныштырды.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев